Татарстанның он тарттыручылары, терлекчеләре һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре интервенция фондыннан түбәнрәк бәяләрдән ашлык сатып алуга заявкалар бирә алалар

2020 елның 7 апреле, сишәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, 6 апрельдә Илкүләм товар биржасы товар интервенцияләрендә катнашу өчен аккредитацияләүгә заявкалар кабул итә башлады. Торглар күләме 1,5 млн тоннага кадәр җитә, торглар башлануның якынча датасы – 13 апрель.

Ашлыкка бәяләрнең югары булу шартларында Авыл хуҗалыгы министрлыгы товар интервенцияләрен уздыру турында карар кабул итте, бу бәяләр вәзгыятен тотрыкландыруга ярдәм итәчәк. Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2016 елның 5 октябрендәге 1003 номерлы Карары нигезендә товар интервенцияләре, базарда ашлык бәясе Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 05.03.2020 №110 Боерыгы белән билгеләнгән бәядән югарыррак булган очракта, башкарыла.

Әлеге механизм кысаларында 1,5 млн тонналап ашлык сату планлаштырыла, бары тик эчке базарда гына. Әгәр уздырыла торган товар интервенцияләре аркасында ашлык бәясе Боерыкта билгеләнгән бәяләрдән түбән төшсә, товар интервенцияләре туктатылачак. Ә интервенция фондындагы ашлыкны сату Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 31.03.2020 №817-р Күрсәтмәсе нигезендә дәвам итәргә мөмкин.

Торгларда катнашу өчен документлар Мәскәү, Новосибирск, Ростов-Дон, Екатеринбург, Самара, Түбән Новгород шәһәрләрендәге биржа мәйданчыкларында кабул ителә. Шуңа игътибар итәргә кирәк, биржа мәйданчыкларында документлар кабул итү Биржа мәйданчыкларында документларны читтән торып тапшыру регламенты нигезендә башкарыла.

Оештырылган  торгларга “Он тарттыручы”, “Терлек азыгы”, “Терлекчелек” һәм “Авыл хуҗалыгы җитештерүчесе” ("Мукомол", "Корма", "Животноводство" и "Сельхозтоваропроизводитель") категорияләре буенча катнашучылар кертелә. Ашлык сату Авыл хуҗалыгы министрлыгы боерыгы белән билгеләнгән бәяләр буенча башкарылачак.

Аның нигезендә товар интервенцияләрен башкару өчен минималь бәяләрне (2021 елның 30 июненә кадәр чорга) 3 нче класслы бодайга Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага 8 800 сум (НДС белән) һәм 9 680 сум (НДСсыз) итеп билгеләргә тәкъдим ителә, Төньяк- Көнбатыш округта - 7 400 сум һәм 8 140 сум, Идел буе округында - 9 100 сум һәм 10 010 сум, Урал округында - 9 000 сум һәм 9 900 сум, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 8 100 сум һәм 8 910 сум.

4 класслы бодайга бәяләрне Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага 8 000 сум (НДС белән) һәм 8 800 сум (НДСсыз) итеп билгеләргә тәкъдим ителә, Төньяк- Көнбатыш округта - 6 700 сум һәм 7 370 сум, Идел буе округында - 8 600 сум һәм 9 460 сум, Урал округында - 8 200 сум һәм 9 020 сум, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 7 500 сум һәм 8 250 сум.

5 класслы бодайга бәяләрне Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага 7 200 сум (НДС белән) һәм 7 920 сум (НДСсыз) итеп билгеләргә тәкъдим ителә, Төньяк- Көнбатыш округта - 6 300 сум һәм 6 930 сум, Идел буе округында - 7 300 сум һәм 8 030 сум, Урал округында - 7 100 сум һәм 7 810 сум, в Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 6 600 сум һәм 7 260 сум.

Кукурузга бәяләрне Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага 7 400 сум (НДС белән) һәм 8 140 сум (НДСсыз) итеп билгеләнергә мөмкин, Төньяк- Көнбатыш округта - 6 900 сум һәм 7 590 сум, Идел буе округында - 7 800 сум һәм 8 580 сум, Урал округында - 8 700 сум һәм 9 570 сум, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 9 000 сум һәм 9 900 сум.

Арышка минималь бәяләр Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага 7 500 сум (НДС белән) һәм 8 250 сум (НДСсыз) итеп билгеләргә тәкъдим ителә, Төньяк- Көнбатыш округта - 7 000 сум һәм 7 700 сум, Идел буе округында - 5 600 сум һәм 6 160 сум, Урал округында - 7 200 сум һәм 7 920 сум, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 4 700 сум һәм 5 170 сум.

Арпага бәяләр Үзәк, Төньяк Кавказ һәм Көньяк округларда бер тоннага - 7 900 сум (НДС белән) һәм 8 690 сум (НДСсыз) итеп билгеләргә тәкъдим ителә, Төньяк- Көнбатыш округта - 6 200 сум һәм 6 820 сум, Идел буе округында - 7 300 сум һәм 8 030 сум, Урал округында - 6 300 сум һәм 6 930 сум, Себер һәм Ерак Көнчыгыш округларында - 6 600 сум һәм 7 260 сум.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International