Татарстанда бәрәңге һәм яшелчә җитештерүне арттырачаклар

2020 елның 3 апреле, җомга

2 апрельдә Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Джамбулат Хатуов видеоконференция режимында киңәшмә уздырды, ул Россия төбәкләрендә яшелчәчелекне һәм бәрәңге үстерүне арттыру, җитештерү запаслары белән тәэмин итүне һәм куллануны арттыру мәсьәләләренә багышланган иде. Чарада Татарстаннан Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты.

Киңәшмәне ачып, Джамбулат Хатуов, социаль әһәмиятле продукция белән вәзгыятьне мониторинглау буенча оператив штаб эше кысаларында бәрәңге һәм яшелчәләр җитештерү күләмнәрен арттыру буенча эшләүнең төп юнәлешләре билгеләнде, дип ассызыклады. Бу төбәкләрнең үзебездә җитештерелгән продукция белән тәэмин ителешен арттыруга ярдәм итәчәк.

2019 елда Россиядә 7,5 млн тоннадан артык бәрәңге һәм 6,8 млн тонналап яшелчә җитештерелгән, шуннан 5,5 млн тонна яшелчә ачык грунтта үстерелгән. 2020 елга җитештерү күләмнәрен кимендә 25%ка арттыру бурычы куела. Хәзерге вакытта Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы авыл хуҗалыгы оешмаларында, крестьян (фермер) хуҗалыкларында, шәхси эшкуарларны да кертеп, бәрәңге өчен чәчүлек мәйданнарын 2,9%ка арттыруны, кәбестә өчен – 7,5%ка, шикәр чөгендере өчен – 3,7%ка, кишер өчен 3,3%ка арттыруны фаразлый. Ведомство тәкъдиме буенча субъектлар тарафыннан аларны чәчү һәм утырту өчен өстәмә мәйданнар булдыру буенча эш алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International