Кыр хәбәрләре: Буа һәм Нурлат игенчеләре беренчеләрдән булып язгы чәчүгә керештеләр

2020 елның 3 апреле, җомга

Буа һәм Нурлат игенчеләре беренчеләрдән булып язгы культураларны чәчүгә керештеләр. Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив белешмәләренә караганда, бүгенгә Буа районында 80 га бодай һәм 120 га арпа чәчелгән, Нурлат районында – 30 га арпа.

Гомумән алганда, Татарстанның барлык районнары да язгы кыр эшләренә керештеләр – аерым алганда, көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыралар (барлык районнар да), чәчүлекләрне тырмалыйлар (30 район), орлыкларны инкрустациялиләр (23 район). Тукландыруга иртәрәк керешеү агрегатларга һәм эшләүчеләргә йөкләнешне нәтиҗәле итеп бүләргә мөмкинлек бирә.

Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һәм фермерларның эше бер көнгә дә тукталмый. Алар хәзер барысы да кырларда, фермаларда һәм республиканың эшкәртү предприятиеләрендә эшлиләр һәм, бу көннәрнең эш көннәре түгел дип игълан ителүенә дә карамастан, үз эшләрен армый-талмый дәвам итәләр. Халык өстенә төшкән бүгенге авыр вакытта алар барысы да һәркемнең өстәлендә икмәк һәм башка сыйфатлы ризыклар булсын дип эшлиләр һәм бу олы ихтирамга лаек.

Бүгенгә республика буенча көзге культуралар 304,4 мең га мәйданда тукландырылган, бу планнан 63% тәшкил итә, күпьеллык үләннәр – 158 мең га. Быел барысы көзге культураларны 486,7 мең га мәйданда тукландырырга кирәк булачак, ә күпьеллык үләннәрне – 484,1 мең га мәйданда.

Республика кырларында орлыкларны инкрустацияләү бүгенгә 29,2 мең тонна башкарылган, күпьеллык үләннәр, көзге культуралар кырларын, туңга сөрелгән һәм пар җирләрен тырмалау 54 мең га мәйданда башкарылган.

“Дөньядагы бүгенге вәзгыятьне истә тотып, азык-төлек иминлегенең әһәмияте тагын да арта. Язгы көн ел туйдыра, диләр. Барысын да вакытында эшләргә һәм республика өчен яхшы уңышка нигез салырга кирәк. Барлык күрсәтмәләр үтәлергә тиеш. Эшне вакытында төгәлләү өчен техника да төзек булсын, үзебез дә сәламәт булыйк, шуңа күрә, инфекция таралмасын өчен, эшкә катышы булмаганнарның өйдән чыгып йөрмәүләрен сорыйбыз”, - дип өндәде Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары Марат Җәббаров.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International