Бүген Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Казан сөт комбинатында булды. Бирегә ул продукция җитештерү процессы һәм күләмнәре белән танышу максатында килде. Марат Җәббаров «КОМОС ГРУПП» ҖЧҖ идарәчесе Андрей Шутов белән бергә комбинатның реконструкция барышында яңартылган цехларын карап чыкты, башкарылган модернизацияләү нәтиҗәләре белән танышты, эшли башлаган яңа җитештерү участоклары һәм җитештерү линияләре белән танышты, шулай ук заводта алга таба модернизацияләү һәм экспорт эшчәнлеге белән кызыксынды.
«Хәзерге вакытта Казанда сөт мәйданчыгы җитештерүне модернизацияләүнең икенче этабын уза, – дип сөйләде Андрей Шутов. – Программада каралган барлык чаралар тәмамлангач, комбинатның җитештерү куәте ике мәртәбә артачак – тәүлеккә мең тоннага кадәр җитәчәк. Шул максаттан ел дәвамында цехларда яңа ике стаканга тутыру һәм фасовкалау линиясе ачылачак, ферментация участогы киңәйтелгән, эремчек участогы модернизацияләнгән һәм аммиаклы суыткыч җайланмасы урнаштырылган. Бу этапта инвестицияләр күләме 1,9 млрд сум тәшкил итә».
Предприятиедә сөт эшкәртү күләме даими рәвештә артып бара, 2019 елда база күләме 75 мең тонна булса, быел 91 мең тонна планлаштырылган. Продукция бары тик Татарстан авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре чималыннан гына әзерләнә һәм «Хәләл» система буенча сертификацияләнгән. Биредә сөт кенә түгел, кефир, эчетелгән сөт эчемлекләре, эремчек, каймак, сөт өсте, йогуртлар, сырлар, май, туңдырма һәм башка продукция әзерләп чыгарыла. Болар тәүлеккә 500 тонналап өзлексез эшләнеп чыга һәм республика кибетләренә җибәрелә, сатып алучыларның продукцияне куллануы тотрыклы.
Очрашу барышында шулай ук Андрей Шутов министрга холдингның эшчәнлеге турында, аерым алганда, Лаеш һәм Саба районнарында урнашкан ике мәйданчыкның: «Державинский» кошчылык фабрикасы» ҖЧҖ һәм и «ТАТМИТ Агро» ҖЧҖ эшчәнлеге турында сөйләде. Җитәкчеләр төбәк предприятиеләрен реконструкцияләүнең барышы һәм шуңа бәйле дәүләт ярдәме чаралары турында фикер алыштылар.
«Державинский» кошчылык фабрикасы» ҖЧҖне холдинг 2018 елда сатып алган һәм бүген аны торгызуга һәм предприятиене эшләтә башлауга инвестицияләр күләме 215 млн сум тәшкил итә. Хәзер предприятиедә тавыклар урынын реконструкцияләү буенча проектлар гамәлгә ашырыла, шуннан соң йомырка җитештерү елга 140 млн данә тәшкил итәчәк.
«ТАТМИТ Агро» ҖЧҖ европа генетикасы белән эшли торган заманча комплекс. 2019 елда ит җитештерү күләме 8,6 мең тоннага җитте. Предприятиедә 2016 елдан комплексны модернизацияләү буенча берничә проект гамәлгә ашырыла; «ТАТМИТ Агро» ҖЧҖен үстерүгә фаразланган инвестиция күләме 186 млн сум тәшкил итә.
Эшлекле очрашу кысаларында, гомуми мәсьәләләр буенча фикер алышудан тыш, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Россия Федерациясе авыл хуҗалыгы министры Дмитрий Патрушев исеменнән Андрей Шутовка агросәнәгать тармагында озак еллар намуслы эшләгәне өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба авыл хуҗалыгын үстерүдә уңышлар теләде.