“Фермерларның акчаны көрәк белән көрәп алмаулары һәркемгә һәм һәркайда мәгълүм. Әмма эштән курыкмаганда, акчаларны чамалап тотканда, уйлап эш иткәндә, баеп китәргә дә була”, - дип сөйлиләр Буа районы фермерлары.
Буа районында 2018 елның язында авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына оешкан 5 крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары моның шулай булуын раслап күрсәттеләр.
- Без, фермерлар, берләшеп эшләгәндә генә, югарырак нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин икәнен яхшы аңлыйбыз, - дип сөйли Ринат Хафиз улы. – Әмма берләшү җиңел түгел. “Риза” дип тавыш бирү ихтыярый иде, КФХ башлыклары еллык пай кертемен 5000 сум дип расладылар.
Кооператив эшчәнлегенең юнәлешләре бере-береңә һәм башка хуҗалыкларга урып-җыю эшләрен башкаруда булышудан, авыл хуҗалыгы җирләрен эшкәртү, ашламалар кертү, чәчүлекләрне чүп үләннәрдән, корткычлардан һәм авырулардан яклау буенча агротехник хезмәтләр күрсәтүдән гыйбарәт. Моннан тыш, кооператив пайчылар хуҗалыкларын техника һәм ягулык-майлау материаллары белән тәэмин итү, үсемлекчелек продукциясен эшкәртү һәм сату буенча хезмәтләр күрсәтү, шулай ук сатып алынган техникадан бергәләп файдалану бурычын үз өстенә ала.
2019 елда “Луч” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына тагын 11 КФХ керә, шул исәптән Чувашия Республикасының Яльчик районыннан – 2әү. Узган елның 4 кварталында «Луч» кооперативы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының гамәлдәге дәүләт прграммасы кысаларында авыл хуҗалыгы техникасы сатып алуга 5417 мең сум күләмендә субсидия алды. Шул вакытта ук “Кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү” илкүләм проекты кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алуга 1958 мең сум күләмендә субсидия алына. Шулай итеп, дәүләт ярдәменең гомуми суммасы 7375 мең сум тәшкил итте. Ике трактора сатып алына, алга таба авыл хуҗалыгы продукциясен саклау өчен ангар, киптерү һәм чистарту җайланмалары сатып алу планлаштырыла.
2019 елда кооператив үз әгъзаларыннан 44740 мең сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе алып сата, шулай ук кооператив әгъзалары мәнфәгатьләре өчен минераль ашламалар һәм шикәр чөгендере орлыгы кайтару эше көйләнә.
Кооператив әгъзалары, берләшмәгән хуҗалыклар белән чагыштырганда, кайбер өстенлекләргә ия булалар. Кооперативка берләшү аларга үзләре җитештергән авыл хуҗалыгы продукциясен сату өчен зуррак базарга чыгару мөмкинлеген бирә. Үстерелгән продукцияне турыдан-туры, арадашчыларсыз, эшкәртү заводына базар бәясеннән һәм өзлексез рәвештә тапшыру җайга салына. Берләшү шулай ук минераль ашламаларны һәм орлыкларны зур партияләр белән сатып алырга ярдәм итте, ягъни отышлырак бәяләрдән һәм транспорт чыгымнарын янга калдырып.
Быел “Луч” авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативына керү турында тагын 2 КФХ башлыгы гариза биргән.