«Минем ирем 6 ел инде фермерлык эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Итчелек юнәлешендә эшли. Мин аңа һәрдаим булышам. Җиребез күп безнең, «Агростартап» программасы игълан ителгәннән соң, мин дә үз көчемне сынап карарга булдым, ирем дә моны хуплады», — дип сөйли башлады Зилә Абдуллина.
«Кече һәм урта эшкуарлык һәм эшкуарлык инициативасына ярдәм» илкүләм проекты кысаларында «Агростартап» проекты бик вакытлы барлыкка килде. Бу проект авыл кешеләрен эшкуарлык эшчәнлегенә җәлеп итүгә, аның эш белән тәэмин ителешен һәм керемнәрен арттыруга юнәлдерелгән.
Алар гаиләләре белән җәй буе диярлек түтәлләрдә “яшиләр”. Кәбестә, кишер, чөгендер, бәрәңге һәм башка яшелчәләр үстерәләр. Бернинди химик чаралар кулланмыйлар. Гаилә турында кайгырту һәм халыкны экологик чиста, натураль продуктлар белән тәэмин итү теләге — аларның төп максаты шул һәм бу аларга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы грантын алу өчен документлар җыюда һәм комиссия алдында үз проектларын яклауда да ярдәм итә.
Саба районында 10 гектар җирдә Абдуллиннар кәбестә утыртырга уйлыйлар. Орлыкларга заказ биргәннәр инде. Утыртмаларны үзләре үстерәчәкләр. Грант акчаларына барлык кирәкле техниканы сатып алганнар, хәтта сугару системасын да.
«Безнең җирләр бик җайлы урнашкан. Елга кырыенда, бу инде кәбестә үстергәндә бик кирәкле фактор. Чөнки кәбестәләрне утыртуга су кирәк, алар суны ярата». Утыртмаларны майда ачык грунтка утырталар. Уңыш октябрьдә әзер була.
Бу эшкә керешүдә иремнең хуплавы зур роль уйнады. Сиңа ышанганда, канатлар үсеп чыга. Ә документлар җыю процессы тиз булмаса да, бик катлаулы түгел. Урыннарда да, Министрлыкта да һәрьяклап ярдәм итәләр.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы кагыйдәләре буенча, грант алучы 5 ел буена ай саен эшчәнлек турында хисап бирә. Син, барысы да яхшы булсын, дип эшлисең икән, эшеңнең нәтиҗәсе турында хисап бирү бер дә кыен түгел.
Кәбестә үстерү эше җайланып китсә, Зиләнең алга таба тагын бизнес-проекты бар. Ул кәбестә әчетү-тозлау эшчәнлеген башлап җибәрмәкче. Хыялың бар икән – бу инде сиңа яңа көч өсти. Димәк, өстәмә эш урыннары була, бу инде авыл территорияләрен үстерүгә ярдәм итәчәк. Шундый үз эшләре өчен янып-көеп йөрүче, киләчәкккә уңай уй-планнары булган кешеләр белән очрашканнан соң, авылларның киләчәге якты, дигән өметләр белән тула күңел.