Бу хакта Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров 12 февральдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе барышында әйтте.
«Соңгы вакытта авыл хуҗалыгына игътибар артты. Дәүләт Советының декабрь утырышында Россия Президенты В.В.Путин төп бурычларның берсе итеп, авыл хуҗалыгының нәтиҗәләлеген арттыру һәм авыл территорияләрен төзекләндерү, аларны нисбәтле үстерү мәсьәләләрен билгеләде. Бу мәсьәләләрне комплекслы хәл итмичә, АПКны динамикалы үстереп булмый, дип билгеләп үтте ул», - диде вице-премьер.
Республикада комплекслы алым күптән кулланыла. Шуның аркасында һәм Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән 2019 елда Татарстан авыл хуҗалыгы продукциясенең тулаем өлеше буенча Россия Федерациясе буенча тагын - 4 нче урынны һәм Идел буе федераль округы буенча 1 нче урынны алды.
Марат Җәббаров, республиканың узган елдагы тулаем продукты күләмендә АПК өлеше 14,7%тан 16%ка кадәр артты, дип хәбәр итте.
Барлык эшчәнлек төрләре буенча үсеш күзәтелә. «2019 елда без 461 млрд сумлык продукция җитештердек, монда азык-төлек өлеше дә бар», - диде Марат Җәббаров.
Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе хакы 3%ка артты һәм 251 млрд сумга якын булды. Акчалата табыш 15%ка артты һәм 119 млрд сумнан артыграк булды. Табыш 1 млрд сумга артты һәм 9,9 млрд сум тәшкил итте. Табышлылык 10,5%тан артып китте.