Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында терлекчелек тармагының 2019 елдагы эшенә йомгаклар ясалды: эре мөгезле терлекләр санын арттыру буенча алдынгылар рәтендә - Мамадыш, Саба һәм Кукмара районнары

2020 елның 10 гыйнвары, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгында  терлекчелек  тармагының  2019 елдагы  эшенә  йомгаклар  ясадылар.    Киңәшмәне Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары    Ленар Гарипов үткәрде.

Чарада  муниципаль районнарның  авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, терлекчелек буенча    консультантлары, селекция-нәсел  хезмәтләре  башлыклары һәм башка җаваплы  затлар   катнашты.   

Терлекчелек  тармакларын  үстерү  бүлеге  башлыгы   Сирень Нигьмәтҗанов катнашучыларны  терлекчелек  тармагының 2019 елдагы    эшенә  йомгаклар  белән  таныштырды.   Үз чыгышында  ул  сөт, ит җитештерү мәсьәләләренә,  шулай  ук    хуҗалыклар  эшен  анализлауга  игътибар бирде.  

Бүгенгә  республика территориясендә  эре  мөгезле  терлекләр саны    708,4 мең  баш  исәпләнә,  шул  исәптән  сыерлар  – 238  мең баш,   дуңгызлар – 444,5 мең баш, кәҗә  һәм  сарыклар  – 54,9  мең баш, кош-корт  – 16,8 млн баш,  атлар  – 19,2 мең  баш.  

Киңәшмә  барышында,  2019 елда   эре  мөгезле  терлекләр санын арттырып,  лидерлар  рәтенә  чыккан    районнарның  исемнәре  аталды,  болар:   Мамадыш  (+4807  баш), Саба (+2001), Кукмара (+1184), Әтнә (+1096), Бөгелмә (+835), Балык  Бистәсе  (+750), Тукай (+600), Балтач (+594), Баулы  (+329), Тәтеш (+293)   районнары.    Терлекләр  санын  киметкән  районнарга  кисәтү ясалды.  

 Авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан 2019 елда    1350,5  мең  тонна  сөт  җитештерелгән     (узган  ел  күрсәткечләренә карата  104%),  401,8 мең  тонна ит    җитештерелгән (103%),  шул исәптән  эре  мөгезле  терлек  тере  үлчәмдә  -  98,8 мең  тонна (101%), дуңгыз    -  92,4 мең  тонна (106 %) һәм  кош-корт  -  208,3 мең тонна (104 %).

Республикада  10  гыйнварга   авыл  хуҗалыгы оешмаларында һәм КФХларда  тәүлеклек  тулаем  савым  3520,8 тонна тәшкил  итте.  

Сөт җитештерү  буенча  беренчеләр  рәтендә   Балтач, Әтнә,  Кукмара,  Түбән Кама, Алексеевск, Актаныш һәм Саба  районнары  аталды.    Ит  җитештерү  буенча   иң югары  күрсәткечләр  Чирмешән,   Мамадыш һәм  Биектау      районнарында  күзәтелә. 

 Чыгышының  азагында   Сирень Нигьмәтҗанов эре  мөгезле  терлекләрнең   тәүлеклек  артымы   750 граммнан  күбрәк   булган  районнарны  атады.   Болар – Кукмара, Әтнә, Саба, Түбән Кама,  Мамадыш, Балтач, Актаныш, Алексеевск һәм Сарман    районнары. 

 Киңәшмә  азагында министр  урынбасары  Ленар Гарипов   терлекләрнең баш  санын  саклап  калу, бозаулар  санын  һәм сыерларның  сөт  бирүчәнлеген   арттыру зарурлыгына   басым  ясады.         

 

 

 

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International