Район хәбәрләре: Кайбыч районы комбайнчылары Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы бүләкләрен алдылар

2019 елның 6 декабре, җомга

Бүген  Олы Кайбычта  район  башлыгы   Альберт Рәхмәтуллин районның  иң  яхшы  комбайнчыларына "Иң яхшы  комбайнчы  - 2019" республика конкурсында  җиңүчеләргә  акчалата    сертификатлар  тапшырды.  

Быел  Кайбыч районында алты  белгеч  иң яхшылар исемлегенә  керде.    Аларның  өчесе  - республика дәрәҗәсендә  җиңүчеләр:   Вячеслав Туртыгин - "Золотая Нива" АФ ҖЧҖеннән, Альберт Лазарев - "Кубня" АФ ҖЧҖеннән, Фәнис Бикбов -  "Туган Як-Агро" ҖЧҖеннән. Алар  60 мең  сум акчалата  премия  белән  сертификатлар  алдылар.

Район  дәрәҗәсендә  конкурста  җиңүчеләр  35 мең  сум  акчалата  премия  белән  сертификатлар  алдылар.   Болар:  Айрат Сафиуллин  - "Дубрава" АФ ҖЧҖеннән, Валерий Савельев һәм  Айнур Сафин -  "Золотая Нива" АФ ҖЧҖеннән. 

Искәртеп узабыз,  “Иң яхшы  комбайнчы” республика  конкурсы  июль  аенда  игълан ителгән иде.  Республиканың  иң яхшы  комбайнчыларын  ачыклау  өчен   Министрлык  хезмәткәрләре  тарафыннан  даими  мониторинг алып  барылды.  Уракта  катнашучылар  турындагы  мәгълүмат  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  рәсми сайтында  басылып  барды  һәм бөтен  урып-җыю кампаниясе  дәвамында   яңартылып  торды.  Уздырыла  торган  ярышларның    объективлыгы  өчен  техника  җитештерүчәнлеге  буенча  дүрт төркемгә бүленде.  

Быел  конкурс комиссиясе  Татарстан  Республикасында  иң күп күләмдә  иген  суктыру  һәм чаптыру  күрсәткечләре  буенча  республика һәм район  дәрәҗәләрендә  500 җиңүчене  билгеләде.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International