Мәктәп укучыларын кооператив икътисадына өйрәтәчәкләр

2019 елның 15 ноябре, җомга

Мәктәп  укучыларын  кооператив фәннәре буенча укыту  планнары  турында  «Кооперацияне  үстерүнең  ресурс үзәге – авыл  территорияләрен үстерү  нигезе» темасына  практик  семинар вакытында  билгеле  булды.  Чарада  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров, Россия  Федерациясе  Үзәк  берлеге, Татарстан  Кулланучылар оешмалары  берлеге,   Казан  кооператив  институты  һәм  Россия  кооперация   университеты  вәкилләре  катнашты. 

Проект Казанда  Кооперацияне  үстерүнең  ресурс үзәген гамәлгә кертү  кысаларында  башкарылачак.  

Проектның  мәктәпләрдә  профильле  кооператив сыйныфларын  булдыру  буенча  пилот   стадиясе    Татарстан  Республикасының Алексеевск һәм Әлки  районнарында  мәктәп  кооперативларын  ачуны  күздә  тота.     

Авыл мәктәп  яшьләре  өчен мәктәп  яны җир  кишәрлекләрендә авыл  хуҗалыгы  продукциясен  үстерүдә, кыргый  үләннәр,  җиләкләр, гөмбәләр һәм  табигый  башка чимал  җыюда махсуслашкан кооперативлар  булдыру  буенча     реаль  перспективалар  ачыла, дип  саныйлар    Казан  кооперация  институтында.  Укучы-кооператорлар  чималны  заказчыларга  да тапшыра  алалар,  шулай  ук  җыелган  продукцияне үзләре  үк  ярминкәләрдә  дә  сата  алалар.  

Россия  Федерациясе  Үзәк берлеге  Советы  Рәисе    Дмитрий Зубов, Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  Марат Җәббаров һәм  башка төбәкләрнең кулланучылар    кооперацияләре  вәкилләре  кооператив сыйныфлар  булдыру  проектын  гамәлгә ашыруны  хупладылар  һәм  кооператорларны  мәктәп  баскычыннан,  бала  чактан  ук  әзерләргә  кирәк, дигән  фикер  әйттеләр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International