Марат Җәббаров Татарстан Республикасы икътисады министры Фәрид Абделганиев белән авылда эшкуарлыкка ярдәм итү буенча министрлыкларның көчләрен берләштерү турында фикер алышты

2019 елның 25 октябре, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры Марат Җәббаров Татарстан  Республикасы икътисад  министры   Фәрид  Абделганиев белән  эшче  киңәшмә  үткәрде. 

Фикер алышу   авылда  эшкуарлыкка  ярдәм  итү  буенча  министрлыкларның  көчләрен  берләштерү,  шулай  ук    “Кече  һәм урта  эшкуарлык һәм индивидуаль эшкуарлык   инициативасына  ярдәм итү” илкүләм  проекты кысаларында  «Фермерларга  ярдәм  итү  системасын  булдыру  һәм  авыл  кооперациясен  үстерү” төбәк  проектының план  күрсәткечләренә  ирешү темасына  багышланган  иде.   

Яклар  шулай  ук  үзмәшгуль  буларак шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  һәм КФХларны  теркәү  мәсьәләләрен  дә  карадылар.   Искәртеп  узабыз,  шәхси  ярдәмче хуҗалыкларның  керемнәре  түбәндәге  шартларны  үтәгәндә  салымнаан  азат  ителә:    

- әгәр бер  үк  вакытта  физик затлар  милекчелегендә һәм (яисә) аларда  башка  хокукларда  тора  торган  җир  кишәрлегенең (кишәрлекләренең) мәйданы  2  гектардан  артмаса;  

- әгәр  салым  түләүче  бу  кишәрлекләрдә   хезмәт законнары  нигезендә  яллаулы  хезмәткәрләр  җәлеп  итмичә  хуҗалык  эшләрен  алып барса.

Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  урынбасары   Ришат Хәбипов  «Агростартап» программасы  кысаларында  быел  42 шәхси  ярдәмче хуҗалыкның КФХлар  булып  санала  башлануы  турында  сөйләде.   Республикада  барысы    400 меңләп  шәхси  ярдәмче хуҗалык  бар. 

Аннары  яклар  крестьян (фермер) хуҗалыклары  өчен  мөмкин булган  ярдәм  чаралары  һәм ташламалар турында,  шулай  ук  кече  бизнес өчен Биржа мәйданчыгы булдыру,     грантлар алуга һәм  МойБизнес.рф  платформасы  аша авылда бизнеска  башка ярдәм төрләрен алуга   документлар  тапшыру  мәсьәләләрен  карадылар.   

Киңәшмә  йомгаклары  буенча  эре  авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләренә Биржа мәйданчыгы  мөмкинлеген презентацияләү, шәхси  ярдәмче хуҗалыкларны  КФХларга  үзгәртү буенча преференцияләр эшләү һәм МойБизнес.рф платформасы  аша  аграрийларга  дәүләт  ярдәме чараларының    иң   кирәклесен  бирү турында  карар  кабул  ителде.  

Белешмә  өчен:

«Биржевая площадка» http://bp.zakazrf.ru агрегаторы Татарстан  эшкуарларына  продукция тәкъдим  итүчене  яисә  заказчыны  табу  мөмкинлеген  бирә. Биредә     бизнесменнар  үз  товарларын тәкъдим итү  турында  мәгълүмат  урнаштыра  алалар,  шулай  ук  аерым  бер  продукцияне  эзләү турында  үтенеч  җибәрә  алалар.  

Товарлар  тәкъдим  итү  яисә  хезмәтләр  күрсәтү турындагы   аукционны Татарстанның  һәр эшкуары  игълан  итә  ала. Моның  өчен  порталда  теркәлергә, торгларда отарга һәм     контракт төзергә  кирәк. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International