Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында Кытай делегациясе белән очрашу узды, аны Хэцзе шәһәре Мэры Гао Жунго әфәнде җитәкли.
Очрашуны Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов ачты. «Без сезне биредә, Татарстанда, күрүебезгә бик шатбыз», – дип билгеләп үтте ул һәм Татарстан агросәнәгать комплексының куәте һәм хезмәттәшлек өчен мөмкин булган юнәлешләр турында сөйләде.
«Сөт терлекчелеге Татарстан агросәнәгать комплексының өстенлекле юнәлешләреннән берсе булып тора һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сөт җитештерүгә һәм сатуга күрсәтә торган чаралар комплексы ярдәмендә республика Россия Федерациясе субъектлары арасында товар сөте җитештерү һәм сату күләмнәре буенча алда бара. Безгә мәгълүм булганча, Кытайда милләтне савыктыру буенча программа кабул ителгән, аның кысаларында мәктәп балаларына һәркөнне 200 мл сөт бирелә. Татарстанның экспорт өчен сөт җитештерү күләмнәре җитәрлек», - дип, тәкъдим итте Ришат Хәбипов.
Гао Жунгоны Татарстанда җитештерелә торган экологик чиста продукция кызыксындырды. Яклар саклау сроклары, транспортировкалау үзенчәлекләре һәм логистика турында фикер алыштылар. Моннан тыш, очрашу барышында Казаннан 40 км ераклыкта ашлыкны тирәнтен эшкәртү буенча Сәнәгать паркы һәм бу юнәлештә эшләү мөмкинлеге турында да сөйләшү булды.
Белешмә өчен:
Бөртеклеләрне тирәнтен эшкәртү — бу төрле продуктлар җитештергәндә куллана алырлык итеп ашлыкны төрле катламнарга аеру. Тирәнтен эшкәртелгән продуктларны куллану өлкәсе киңкырлы, ул азык-төлек сәнәгате белән генә чикләнми.
Тирәнтен эшкәртү процессы ашлыкны ваклаудан башлана, аннан соң он, көрпә алу процессы бара. Икенче этапта вакланган ашлыкка су өстиләр һәм камыр изәләр. Аннан соң сепарация процессы — алынган суспензияне фракцияләргә бүлү бара.
Бүлү нәтиҗәсандә крахмал сөте, җилемчә һәм башка эретмә матдәләр барлыкка килә. Алдагы баскычта крахмал сөтен глюкоза-фруктоза ширбәте (сиробы), бодай крахмалы һәм азык өстәлмәләре алу өчен эшкәртергә мөмкин.
Крахмал казылык, майонез, кетчуп һәм ашамлык продуктлары җитештергәндә кулланыла.
Чиста килеш крахмал глюкоза, патока яисә этанол алу өчен кулланыла. Барлык бу элементлар азык-төлек сәнәгатендә кулланыла. Крахмал текстиль сәнәгатендә тукымаларны эшкәртү өчен һәм кәгазь сәнәгатендә катыру өчен кулланыла.
Крахмалны алга таба эшкәрткәндә ул сыеклана һәм шикәрләнә. Катлаулы технологик процесслар нәтиҗәсендә аннан биоэтанол, этанол, биобутанол, L-лизин, гәрәбә, сөт һәм лимон кислотасы, коры чүпрә, С һәм В төркеме витаминнары кебек ферментлар алырга мөмкин. Һәр продуктны алу өчен 2дән алып 16га кадәр төрле технологик эшкәртүләр таләп ителә.