Марат Әхмәтов: икмәк пешерү өчен азык-төлек ашлыгы әзерләү – иң беренчел бурыч

2019 елның 26 июле, җомга

Бу  хакта  бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  икмәк  кабул  итү  предприятиеләре белән  узган  эшче  киңәшмәдә  сөйләде,  ул  яңа  уңыш  ашлыгын  әзерләү  мәсьәләләренә  багышланган  иде.  

Республиканың  икмәк  кабул  пунктлары  һәм  элеваторлары  матди-техник  базасының ашлык  кабул  итүгә  әзерлеге  турында  Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрының  беренче   урынбасары     Николай Титов  мәгълүмат  бирде.

Узган  атнада  Министрлык   хезмәткәрләре  районнарда  комбайннарның,  ындыр  табакларының,  урып-җыюга  каглышлы  башка  җайланмаларның  төзеклеген,  шулай  ук   икмәк  кабул  итү  предприятиеләренең  һәм  элеваторларның ашлык  кабул  итүгә  әзерелеген   тикшерделәр.  

Уз нотыгында  министрның  беренче  урынбасары  склад  биналарының  сыйдырышлыгына  игътибар юнәлтте.   «Узган  ел  барысы    3,5 млн тоннадан  артык  тупланды,  ә  икмәк  кабул  итү  предприятиеләрендә  һәм  элеваторларда  еллык  ашлык  туплау    күләме   уртача  1,6 млн тонна  тәшкил  итә,  ягъни  -  70 %, ә  аларның  саклау  куәте    2,3 млн. тоннага  кадәр», - дигән  мәгълүмат  бирде   Николай Титов.

 «Шуңа аерым  игътибар юнәлтәсем килә,  быел  алга  таба  эшкәртү  өчен  ашлык  сатып  алуга  ташламалы  кредит  бирелә,  моннан  файдаланып калырга  кирәк», - отметил Николай Титов.

Елга  5%ка кадәр ставка  буенча  ташламалы  кредит  алу  мөмкинлеге,  шулай  ук  агросәнәгать комплексы  предприятиеләрен  финанслауның  башка  алымнары  турында    Россельхохбанкның  Татарстан  филиалы  директоры    Ләлә Кудермәтова сөйләде.

«230 гектарда  көзге  культураларның  һәлак  булуы  аркасында  быел  күп авыл  хуҗалыгы җитештерүчеләре   шактый  мәйданны  кабат  чәчтеләр,  урып-җыюга  бодай  һәм  арышның  60%ы  калды.   Безне  бигрәк  тә  он  җитештерү  өчен  арыш кытлыгы  борчый.    Россия  Федерациясе  буенча,   2010 ел  белән  чагыштырганда,  тулаем  бу  культура  2  мәртәбә  кимеде.     (Белешмә: быел  РФ буенча  арыш  мәйданы   бары тик   0,9 млн га  гына       (2010  елда  – 1,8 млн га). Республикада  шулай  ук  көзге  арыш  бары тик    59 % кына  сакланып  калды,  ягъни  80 мең  га  (көздән 135 мең  га чәчелгән  иде). Шундый  ук хәл  күрше  төбәкләрдә  дә.  Моннан  тыш,  агымдагы  елда  интервенция  фондыннан   фонда ашлык    (арыш,  бодай) запаслары  тулысынча  сатылды.  Республиканың  эшкәртү  предприятиеләренең азык-төлек  арышына   еллык  ихтыяҗы     220 мең  тоннадан  артык,  шул  исәптән  социаль икмәкләр  җитештерүгә  -  40 мең  тоннага  якын», - дип,  борчу  белдерде   Николай Титов.

Киңәшмә  барышында  Марат  Әхмәтов,  авыл  хуҗалыгы  товар  җитеәштерүчеләренә  ашлык  тапшыруны  кызыксындыру  өчен  Министрлык   тарафыннан  субсидияләр  килештерелде,  ул  бер  тонна  азык-төлек ашлыгы  өчен     1,5 мең  сум  исәбеннән  каралган.  

«Уңышны сыйфатлы  һәм  вакытында  җыеп  алу  – бу  хуҗалыклар  өстендәге  бурыч  кына  түгел,  ә икмәк  кабул  итү  предприятиеләренеке  дә.  Эре хуҗалыклардан  гына  түгел,  ә  фермерлардан да  ашлык  кабул  итүнең,  аны  киптерүнең, чистартуның һәм  әзерләүнең    өзлексез  һәм  тиз  эшләү  механизмын  тәэмин  итәргә  кирәк. Икмәк  пешерү  өчен  азык-төлек  ашлыгы  әзерләү   –  иң  беренчел  бурыч», - дип,  ассызыклап  әйтте  Марат  Әхмәтов.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International