2019 елның беренче яртыеллыгында терлекчелек продукциясен җитештерү йомгаклары һәм икътисадый күрсәткечләр турында бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары – Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов сөйләде.
Киңәшмә Барлык муниципаль районнар белән видеоконференция режимында узды, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды. Киңәшмә эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин катнашты.
Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, бу елның 6 аенда республикада тулаем авыл хуҗалыгы продукциясе 93 млрд сумлык җитештерелгән. Бу узган елның шушы чоры белән чагыштырганда 2%ка күбрәк.
Беренче яртыеллыкта аграрийларның акчалата табышы 13%ка һәм артты һәм ул 45 млрд сумга җитте. Терлекчелек продукциясе авыл хуҗалыгы оешмаларына 35 млрд сум табыш китерде: сөт - 14 млрд сум, терлек ите һәм кош ите - 19 млрд сум, 2,4 млрд сумлык йомырка сатылды.
«Терлекчелектә акчалата табышның артуы районнарда системалы эш алып бару белән аңлатыла. Тукай районы терлекчелек продукциясен 8,4 млрд сумлык сатты, Лаеш районы – 2,3 млрд сумлык, Зеленодольск районы да - 2,3 млрд сумлык. Питрәч һәм Кукмара районнары - 1,5 млрд сумлык диярлек. Саба, Буа, Балтач районнарының табышы 1,3әр млрд сум. Әтнә, АКтаныш, Арча районнарында да үсеш күзәтелә», - диде министр.
Натураль җитештерү күләмнәренә килгәндә, барлык категория хуҗалыкларда 931 мең тонна сөт җитештерелде, 264 мең тонна терлек һәм кош-корт үстерелде.