Кайбыч районында гадәттәге комбайннар парады узды

2019 елның 18 июле, пәнҗешәмбе

17 июльдә  Кайбыч  районы  авыл  хуҗалыгы  оешмаларында гадәтәге  комбайннар  парады  узды,  шул  ук  вакытта     техниканың  2019 елгы  урып-җыю эшләренә  әзерлеге дә  тикшерелде.   Тикшерүдә  район  башлыгы     Альберт Рәхмәтуллин, Дәүләт  техника  күзәтчелегенең  Татарстан  Республикасы  буенча  Идарәсе башлыгы  - баш  дәүләт    инженер-инспекторы   Радик Зыятдинов, районның  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе   башлыгы    Радик Камалетдинов,  хуҗалыклар,  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе    белгечләре катнашты.    

Тикшерү  барышында  комбайннарның  техник  төзеклеге  һәм герметиклыгы  каралды.  Барлык  техника  сынауны  тиешле  дәрәҗәдә  узды  һәм  аларны  файдалануга  рөхсәт бирелде.

Бәяләү  күрсәткечләре  буенча  призлы  урыннар түбәндәгечә  билгеләнде:    1 урында  —  “Агрофирма «Кубня» агрофирмасы” ҖЧҖ, 2 урынны      «Золотая Нива» (“Алтын Нива”) агрофирмасы” ҖЧҖ һәм   «Дубрава»  (“Имәнлек”) агрофирмасы” ҖЧҖ  бүлештеләр,   3 урында  –  “Подберезье” агрофирмасы” ҖЧҖ. 

Чара  азагында  район  башлыгы    Альберт Рәхмәтуллин  механизаторларга  намуслы  һәм  тырыш  хезмәтләре  өчен  рәхмәт  белдерде  һәм алар  алдына  уңышны  вакытында  һәм  югалтуларсыз  җыеп  алу  бурычын  куйды.    “Безнең  уңышның  язмышы  сездән тора”, - диде  Альберт Илгизәр  улы.   Шулай  ук  Дәүләт  техника  күзәтчелегенең  Татарстан  Республикасы  буенча  Идарәсе башлыгы  - баш  дәүләт    инженер-инспекторы   Радик Зыятдинов  та  чыгыш  ясады.   Ул  техника  иминлеге  һәм хезмәтне  саклау  мәсьәләләренә  аеруча  игътибарлы  булырга  өндәде.   

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International