20 июньдә Спас районы терлекчеләре Никольск авылында Андрей Синицын КФХсының терлекчелек комплексы базасында традицион конкурска җыелдылар. Машина белән сыер саву буенча иң яхшы оператор булып Илшат Габидуллин хуҗалыгыннан Зөлфия Әхмәдиева танылды.
Быел конкурста катнашу өчен унбиш хуҗалыктан заявка бирелгән, алар арасында акционер җәмгыятьләре һәм гаилә фермалары вәкилләре дә бар. Шуны әйтергә кирәк, аларның кайберәре мондый ярышта берничә мәртәбә катнашалар инде, үзләрен гел яхшы яктан күрсәтәләр.
«Хезмәтегез һәм чыдамлылыгыз өчен рәхмәт сезгә, – диде районның башкарма комитеты рәисе Валерий Осокин, чарада катнашучыларга мөрәҗәгать итеп. – Мондый конкурслар бик кирәк, аларда тәҗрибә уртаклашасың, терлекчелек өчен актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышасың».
Сәламләү сүзләре белән шулай ук районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Дмитрий Савинов, җитештерү-маркетинг бүлеге консультанты Рәүф Вафин һәм башкалар чыгыш ясадылар.
Башка еллардагы кебек үк, конкурста катнашучылар башта теория бирделәр, аннары шуны практикада расладылар. Компетентлы жюри составына Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе белгечләре һәм башкалар кергән иде. Барлык конкурсантлар да савымны һәм сыерларны, яшь терлекләрне ашатуны оештыру буенча теоретик өлешне яхшы үттеләр.
Практик өлеш аеруча кызыклы булды. Аның барышында терлекчеләр саву аппаратын сүтеп җыю буенча вакытка ярыштылар. Фермада берничә ел эшләүчеләр өчен бу авыр түгел, әлбәттә. Әмма тиз җыйганда хаталар китәргә мөмкин, шгуңа күрә жюри конкурсантларның һәр хәрәкәтен җентекләп күзәтте. Ә сиңа шуның кадәр күп күз карап торганда, борчылмыйча да булмый. Шуңа да карамастан, Зөлфия Әхмәдиева, бу аппаратны 4,06 минут эчендә җыеп, иң яхшы вакытны күрсәтте. Бу биремне Андрей Синицын КФХыннан Наталья Кузьмина да әйбәт башкарды, ул икенче урынга чыкты, өченче, дүртенче, бишенче урыннарны Равия Абдрахманова («Авангард» АҖ), Вера Битунова (Каюм Нургалиев КФХсы) һәм Татьяна Пантелеева (Юрий Спиридонов КФХыннан).
Җиңүчеләргә һәм призерларга тантаналы рәвештә Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырдылар. Шулай ук районның иң яхшы сөт җыючыларын да бүләкләделәр, болар: Виталий Фомин һәм Гуляши посёлогында үз хуҗалыгыннан узган ел 25 тонна сөт саткан Галина Воробьёва. 2018 елда халыктан сөт җыюны яхшы оештырган өчен Никольск авыл җирлеге башлыгы Евгений Синицын да Мактау грамотасы һәм кыйммәтле бүләк белән бүләкләнде