Кыр хәбәрләре: Татарстанда терлек азыгы әзерләү башлана

2019 елның 29 мае, чәршәмбе

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  комиссиясе Түбән Кама Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  белән  берлектә     28 майда  терлек  азыгы  әзерләү  өчен  билгеләнгән   техниканы  карадылар. 

«Беренче этап – районда  язгы  кыр  эшләре  – ул уңышлы  төәлләнде, икенчесе -  вакытында  һәм сыйфатлы  терлек  аәыгы  әзерләү,  бу  да әһәмияте ягыннан  беренчесеннән  ким  түгел.    Безнең өчен  ит  һәи  сөт     «барометр»  булып  тора. Бүген  терлекчелек  – төп  тукландыру  чыганагы,  әмма  сыйфатлы  терлек  азыгыннан башка  бу  хакта  сүз  дә  була  алмый, - дип сөйли  Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  идарәсе  башлыгы    Мөнир Миҗнуллин. – Азык  әзерләү  өчен  бездә  бөтен  шартлар  бар.  Бүгенге  көндә   бездә    куәтле  техника:  тракторлар, комбайннар, үзйөрешле  машиналар, рулон ясау  агрегатлары бар.   Һава   торышы  да  печән  һәм    сенаж  әзерләү  өчен  бик  уңай  тора». Быелгы  планда -   15500 тонна печән, 52930 тонна силос һәм  50560 тонна  сенаж әзерләү.    

Очрашуда  хәвефсезлек  турында  да  сүз  барды.  Һәркөнне  инструктаж үткәрелә, барлык  машиналарда  да   махсус киемнәр, аптечкалар  бар. Аларның  барлыгына  комиссия  үзе күреп   инанды.

 «Түбән Кама кырларында  мин  3 нче  сезон  эшлим.  Минем машина – үзйөрешле  чапкыч. Ул  күпьеллык   үләннәр һәм  бөртекле  культуралар  чаптыру  өчен  билгеләнгән.  Мин иртәнге 6дан  кичке  6га  кадәр  эшлим,  сменага    60-70 гектарга  якын  чаптырам.  Минем өчен  көчле  җил  дә,   яңгырлар да  куркыныч  түгел.    Теләсә  нинди  һава торышында  эшлибез, - дип  сөйли   механизатор  Олег Захаров. – Узган  ел  без  һәркайсыбыз республикадан   50 меңәр  сум  грант алдык». 

Эре  мөгезле  терлекләр саны  май  аена    12 076 баш  исәпләнә, шул  исәптән   сыерлар -  5 174 баш.  Түбән Кама авыл  хуҗалыгы  оешмалары тарафыннан   4  айда  6 600 тонна ит  сатылган.  Сөт  җитештерүдә  дә  уңай  динамика  күзәтелә.  Агымдагы  елның  4  аенда тулаем  савым     10 675 тонна тәшкил  итә.    1 фураж сыерга  савым  -  2 063 килограмм. Бүген  бер  сыердан  тәүлеклек  уртача  савым   16,8 кг тәшкил  итә,   республика  буенча  уртача  күрсәткеч   – 16 кг.​ Игенчеләр  планында  - бер  башка   30 центнер исәбеннән  азык  әзерләү   – ул  чакта  кыш  та куркыныч  түгел.   

Лениногорск  районында  да  терлек  азыгы  әзерләүгә  керештеләр. "Татагролизинг" АҖ  идарәсендәге  "Лениногорск" агрофирмасы   комбайнарны  кырга  чыгарган  инде.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International