Министр Әлки районында авыл хуҗалыгының нәтиҗәле эшчәнлеген бәяләде

2019 елның 24 мае, җомга

Бүген  Татарстан  Республикасы  Премьер  министры  урынбасары – Татарстан Республикасы  авыл  хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министры  Марат  Әхмәтов  Татарстан   Әлки  районында булды.    Марат  Әхмәтов белән  бергә  Әлки  муниципаль районы  башлыгы   Дәүләт Думасы  депутаты – Дәүләт Думасының  Аграр  мәсьәләләр  комитеты  рәисенең  беренче   урынбасары    Айрат Хәйруллин  һәм “Хузангай” ҖЧҖ инвесторы   Иван Казанков йөрделәр.

Эш сәфәре  кысаларында  Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  башлыгы  район  хуҗалыкларында  кыр  эшләренең  барышы  белән  танышты һәм  район  активы  белән  аралашты.   Очрашу  Сихтермә-Хузангай  авылы  кырлары  янында    узды. 

 Район  башлыгы  Александр Никошин районда  чәчү  эшләренең  торышы  белән  таныштырды, эшләрнең  финишка якынлашуы,  көнбагыш,  кукуруз кебек  соңрак  өлгерә  торган  культураларның чәчелүе  турында  җиткерде.    Сабан  культуралары    42,7 мең га мәйданда  чәчелгән, шул  исәптән  бөртеклеләр  – 17,1 мең  га: арпа – 6,5 мең  га, бодай – 0,6 мең  га, солы – 1,1 мең  га, көнбагыш – 11,5 мең га. Көзге  культуралар мәйданы   24,9 мең   га  тәшкил  итә, һәлак  булган -  20%.

Башка районнардагы  кебек,  биредә  дә очрашу  барышында       авыл  хуҗалыгы  оешмаларына   шул  һәлак  булган  көзге  культуралардан  килгән  зыян һәм  дәүләт  тарафыннан  аны   компенсацияләү  мөмкинлеге   турында сөйләштеләр.    Марат  Әхмәтов игенчеләрнең   зарын  игътибар белән  тыңлады һәм  шундыйрак  вәзгыятьнең Россиянең  4 төбәгендә  күзәтелүе  хакында  әйтте.    Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгы  зыян  күргән  авыл  хуҗалыгы  оешмаларыннан  документлар кабул итә һәм киләсе  атнада  Россия Федерациясе  Авыл  хуҗалыгы  министрлыгына  җибәреләчәк.   

 Марат  Әхмәтов  хуҗалыклар  җитәкчеләренең  тәкъдимнәрен  тыңлады,  авыл  җирлекләре башлыкларыннан  урыннардагы  вәзгыятьнең  торышы  турында  сорашты һәм    район  кешеләренең  сорауларына  җаваплар  бирде. Мәсәлән, Әхмәт авылыннан татар  атларын  үрчетү  белән  шөгыльләнүче  фермер Фәнис Бакиров   министрга  атлар  абзарына  кадәр юл  төзергә  булышуны  үтенеп мөрәҗәгать  итте. Марат  Әхмәтов район  хакимиятенә, мәсьәләне  карап,  тиешле  документлар  әзерләргә  кушты. 

Эш сәфәре  барышында  министр шулай  ук  “Хузангай” ҖЧҖенең сөт эшкәртү    цехында  булды һәм  сыр  җитештерүнең  технологик   процессын,  хуҗалыкның  терлекчелек  фермасында  эре  мөгезле  терлекләрне тоту   шартларын  өйрәнде.   

Чара  ахырында  Марат  Әхмәтов  әлкилеләрне  авыл  хуҗалыгын  үстерүгә  юнәлдерелгән  дәүләт  программаларыннан  активрак файдаланырга  өндәде.    

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International