Бүген, 24 апрельдә, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов «Россия – Ислам дөньясы: KazanSummit 2019» халыкара икътисадый саммит кысаларында “Ислам хезмәттәшлеге оешмасы (ОИС) әгъза-илләре белән хезмәттәшлек итү кысаларында Хәләл милли стандартлар “ сессиясендә чыгыш ясады.
«Татарстанның агросәнәгать комплексы – республика икътисадының төп тармакларыннан берсе. Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүдә безнең мөмкинлекләребез гаять зур. Шул ук вакытта, без Россия мөселман төбәкләренең иң динамикалы үсә торган төбәге дә, шуңа күрә Хәләл-индустрия мөмкинлекләрен киңәйтү безнең өчен бик мөһим», - дип башлады ул үз чыгышын.
Николай Титов, Хәләл-индустрия базары күбрәк азык-төлек продуктларыннан тора, дип сөйләде. Татарстанның күпчелек халкы өчен Хәләл продукция – ул тормыш рәвеше. Республикада хәләл продуктлар базары чагыштырмача яшь әле һәм әлегә аның өлешенә елга 7 млрд. сум гына туры килә (тулаем авыл хуҗалыгы продукциясенең 3,2%ы). Әмма аңа ихтыяҗ зур, ел саен ул 10-15%ка арта.
Күпчелек товар җитештерүчеләр, бигрәк тә «Ак Барс» һәм «Агрокөч» кебек эре агрохолдинглар төрле ассортиментта хәләл продукция җитештерәләр. Аларның күләме меңнәрчә тонналап һәм берничә йөз миллион сумлап исәпләнә. «Ак Барс» һәм «Яратель» кошчылык комплекслары узган ел хәләл продукция күләмен 6 мең тонна кош итенә һәм 21 млн. данә йомыркага җиткерде. «Чаллы-Бройлер» ит җитештерүне 15 мең тоннага җиткерде (27%ка). Шул ук вакытта Казанның 3 нче икмәк заводы һәм Икмәк-кондитер комбинаты 2 млрд. сумлык 40 мең тонна кондитер продукциясе эшләп чыгарды.
Хәләл базарда әкренләп зур булмаган предприятиеләр дә, шулай ук шәхси эшкуарлар да үз урыннарын алалар. Мәс., «Залесный» агрофирмасы күркә итен җитештерүне өчтән бергә арттырды, «Тәмле» җәмгыяте 1300 тонна кондитер әйберләре һәм бал сатты, Алабуга ит комбинаты – 375 тонна ит, казылык әйберләре һәм консервлар, шәхси эшкуар Галиуллин иттән ярымфабрикатлар җитештерә, Шихова – кондитер һәм макарон әйберләре.
Бизнесның бөтен җитдилеген һәм җаваплылыгын аңлап, базарга башка яңа уенчылар да керә. Мәс, узган ел «РМ Агро» сертификат алды, бу компаниянең системасында 22 мең баш эре мөгезле терлек белән терлекчелек комплекслары һәм елга 10 мең тонна җитештерү куәтенә ия ит комбинаты бар. Шундый ук юнәлештәге «Камский» АПК” ит эшкәртү предприятиесе дә узган ел 500 тонна хәләл продукция җитештерде.
Министрның беренче урынбасары чыгышының азагында, Татарстанның Ислам дөньясы белән икътисадый багланышларын киңәйтү эшен шактый арттырырга кирәк, дип билгеләп үтте.