Буа районында ветеран-юбилярны котладылар

2026 елның 16 июне, сишәмбе

Буа муниципаль районының Иске Тинчәле авылы мәчетендә Буа муниципаль районы агросәнәгать комплексы ветераны Төхвәтуллин Әмир Галимҗан улын 80 яшьлек юбилее белән котладылар. Ул “Волга” колхозында гомер буена шофер булып эшләгән, агросәнәгать комплексы системасында озак еллар намуслы һәм фидакарь хезмәте белән туган колхозының һәм тулаем районның социаль-икътисадый куәтен ныгытуга үзеннән зур өлеш керткән хөрмәтле шәхес.

Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Азат улы Җәббаров исеменнән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы Ветераннар советының «Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының мактаулы ветераны» күкрәк билгесе белән Котлау хатын юбилярга Буа муниципаль районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Габитов Рәнис Харис улы һәм Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының Ветераннар советы рәисе Алиев Марс Шәриф улы тапшырдылар.

Тантанада шулай ук юбилярның туганнары һәм авылдашлары да катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International