Кулинарлар һәм сервис конкурсына нәтиҗә ясалды

2012 елның 19 мае, шимбә

Бүген ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов “Казан кооператив техникумында” республика кулинарлар һәм сервис конкурсының нәтиҗә ясау тантанасында булды. Шулай ук бәйрәмдә Татпотребсоюз идарәсе рәисе Мәхмүт Фаттахов, жюри рәисе, идарә рәисе Рашат Шәймарданов та катнашты.

Биредә Татарстанның күп районнарыннан аш-су осталары татар халык ашларын тәкъдим итте. Әлеге конкурсның максаты – Казанда узачак Универсиада – 2013 килгән кунакларны татар халкының милли традицияләрен үз эченә җыйган татар халык ашлары белән шаккатыру иде. “Казан кооператив институты” ике төрле ят ризык әзерләгән. “Кычыткан сере”, манты рәвешендә ясалган, бәрәңге урынына кычыткан салынган. Икенче сый-нигъмәт “Мәхмүт абый бәлеше”, монда инде бәрәңге урынында - редиска. Шунысы мөһим: ризыклар тәмле булу белән беррәттән файдалы да.

ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнашучылар әзерләгән төрле ризыкларны авыз итте, игътибарын аеруча Алексеевск районы пешекчеләре әзерләгән кабак эчендә пешкән бәлешкә юнәлтте.

Әлеге чара бик әһәмиятле, кирәкле эш. Биредәге ризыкларда милләтебезнең зур хезмәте, яшәү рәвеше чагылган. Кунакка килгән кешегә үзебезнең милли ризыкны тәкъдим итәбез икән, аның күңеле күтәрелә, ул шат булып калачак. Шуңа күрә дә Универсиада-2013 килгән кунакларны милли ризыклар белән шаккатырырга кирәк”, - дип башкарган эшләргә рәхмәтен белдерде Марат Әхмәтов.

Беренче урынга АШСУ “Саба районы”, икенчегәМамадыш, өченчегә –Чирмешән пешекчеләре лаек булды. Җиңүчеләргә медаль, диплом, акчалата бүләк тапшырылды.

Шулай ук, “Зәвыклылар” номинациясендә Буа, Тукай, Алексеевск районнары, профессиональ технологик эшкәртү дипломы белән Чүпрәле, Азнакай, Бөгелмә, Минзәлә районнары, иҗади эш һәм фантазия өчен диплом белән Актаныш, Апас, Казан коператив техникумы бүләкләнде. Аларга шулай ук акчалата бүләк тә тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International