22 – 24 ноябрьдә “Ак Барс” көрәш бергәлеге сараенда татар-башкорт милли спорт “Көрәше” буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Аны ябу тантанасында Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, шулай ук Татарстан Республикасы спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Республикасы Теләче муниципаль районы башлыгы Илдус Зарипов катнашты.
Җиңүчеләрне Татарстан Республикасы Премьер министры урынбасары -- Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры, Татарстан Республикасы татар-башкорт милли спорт көрәше федерациясе президиумы рәисе Марат Әхмәтов котлады.
Ярышларда Татарстан Республикасы шәһәрләреннән һәм авылларыннан 400дән артык көрәшче көч сынашты. Ел чемпионы булып Балтач районы командасы танылды, икенче урында - Әлмәт районы, өченче урында - Теләче районы командасы.
60 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга Фирзәр Гиниятуллин чыкты (Теләче авылы), 2 нче урында – Дмитрий Гайнеев (Азнакай муниципаль районы), 3 нче урында – Алексей Абрамов (Биектау муниципаль районы) һәм Риназ Гарипов (Лаеш муниципаль районы).
65 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга Фирзәр Гиниятуллин Искәндәр Мортазин чыкты (Әлмәт муниципаль районы), 2 нче урында – Илназ Миңнемуллин (Балтач муниципаль районы), 3 нче урында – Илнар Закиров (Алексеевск муниципаль районы) һәм Шамил Локманов (Түбән Кама шәһәре).
70 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга Ислам Фаләхов чыкты (Вахитов районы, Казан), 2 нче урында – Азат Нурмөхәммәтов (Теләче муниципаль районы), 3 нче урында – Рамил Хисмәтуллин (Автозавод районы, Чаллы шәһәре) һәм Илфат Тимергалиев (Кукмара муниципаль районы).
75 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга Ренат Шәйхетдинов чыкты (Чаллы шәһәре), 2 нче урында – Марат Каримов (Әлмәт шәһәре), 3 нче урында – Галимуллин Рәнис (Теләче муниципаль районы) һәм Илнур Гобәйдуллин (Кукмара муниципаль районы).
80 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга Ренас Калимуллин чыкты (Зәй муниципаль районы), 2 нче урында – Салават Асхадуллин (Балтач муниципаль районы), 3 нче урында – Фәнил Шәйхетдинов (Яңа Савин районы, Казан) һәм Азат Габрәшитов (Актаныш муниципаль районы).
85 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга Илмир Төхвәтуллин чыкты (Яңа Савин районы, Казан), 2 нче урында – Раиль Салахутдинов (Вахитов районы, Казан), 3 нче урында – Илдар Гиниятуллин (Теләче авылы) һәм Рамил Зәйнетдинов (Балтач муниципаль районы).
90 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга Булат Мусин чыкты (Яңа Савин районы, Казан), 2 нче урында – Айрат Сәмигуллин (Әлмәт шәһәре), 3 нче урында – Илнар Галимов (Алабуга шәһәре) һәм Ранил Сафиуллин (Балтач муниципаль районы).
100 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга – Раил Нургалиев чыкты (Биектау муниципаль районы), 2 нче урында – Эльдар Хамитов (Зәй муниципаль районы), 3 нче урында – Марат Миначев (Вахитов районы, Казан) һәм Наил Зәйнуллин (Түбән Кама муниципаль районы).
130 кг авырлык категориясендә 1 нче урынга – Радик Сәлахов чыкты (Зәй муниципаль районы), 2 нче урында – Лениз Абдуллин (Вахитов районы, Казан), 3 нче урында – Рәнис Гыйләҗетдинов (Чаллы шәһәре) һәм Фердинанд Вәлиев (Әлмәт шәһәре).
130 кг-нан авыррак булган категориядә 1 нче урынга – Фархат Файзуллин чыкты (Питрәч муниципаль районы), 2 нче урында – Марат Мөхәммәтҗанов (Түбән Кама шәһәре), 3 нче урында – Рөстәм Йосыпов (Әлмәт шәһәре) һәм Ильяс Газитуллин (Чаллы шәһәре).