Республикада авыл хуҗалыгы продукциясен сату ярминкәләре узды

2018 елның 24 ноябре, шимбә

Бүген  Татарстан  башкаласында  авыл  хуҗалыгы  продукциясен  сату  ярминкәләре  узды.   Ярминкәләрне  Татарстан Республикасы авыл  хуҗалыгы һәм азык-төлек  министрының  беренче урынбасары  Николай Титов, министр урынбасарлары,   АПК бүлекчәләре җитәкчеләре  йөреп чыктылар. Алар  китерелгән  продукциянең    ассортименты һәм аларга  бәяләр белән  таныштылар.    

Авыл  хуҗалыгы  ярминкәләренә  шәһәр  халкы бик  теләп  йөри.  Казанда  ярминкәләр 11  мәйданчыкта  узды.  Аерым  алганда,    Вахитов  районында -   Әтнә  районы,   Совет  районында   - Әлки муниципаль районы, Авиатөзелеш  районында  -  Биектау муниципаль районы,  Яңа  Савин районында  - Югары  Ослан  һәм  Кайбыч муниципаль районнары,   Идел  буе  районында   - Лаеш  районы   авыл  хуҗалыгы  җитештерүчеләре,  фермерлары  үз  продукциясен  сатты. 

Шәһәр  халкы  өчен  ярминкәләр     авыл  хуҗалыгы  продукциясе  сатып  алу  урыны  гына  түгел,  ә  бәйрәм  мәйданчыгы  да.    «Җиләкле  бистә» үзәге  каршындагы  мәйданчыкта   сатып  алучылар  өчен  Кама Тамагы  районы  иҗат  коллективлары  тарафыннан  зур  мәдәни-күңел  ачу  программасы  оештырылган  иде.  

 «Казан» агросәнәгать комплексы»  ААҖ (Аграрный ур., 2) ярминкә мәйданчыгы территориясендә Аксубай,  Кукмара,   Нурлат  һәм   Саба  районнары  вәкилләре   авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләренең  продукциясе  сатылды.

Чаллы шәһәрендә ярминкәләр 3 мәйданчыкта оештырыла: “Төзүче” стадионында  (Габдулла  Тукай яр  буе  урамы, 16),    «Южный»   агросәнәгать  паркында  (Әхмәтшин ур., 115) һәм  Ипподром территориясендә (Автозавод  районы, Чулман пр.). Биредә   Тукай, Мөслим һәм  Актаныш  районнары вәкилләре  үз  продукциясен  тәкъдим  итте.    

Татарстан  Республикасы Авыл хуҗалыгы  һәм азык-төлек  министрлыгының  азык-төлек  базарын  үстерү  бүлеге  башлыгының  әйдәүче  киңәшчесе    Анатолий Никитин болай  диде: «Ярминкәләргә  республика  авыл  хуҗалыгы  продукциясе  җитештерүчеләренең  киң    ассортимент продукциясе  китерелгән.  Яңа  ел алдын  истә тотыптыр инде,  хәтта  казларга  кадәр  бар.  Бүген     «Пестречинка», Чаллы – Бройлер» һәм  «Яратель» кошчылык  фабрикаларының,    «Буа  шикәре» ҖЧҖенең,   «Майский” ТК”ының  продукциясен  халык  рәхәтләнеп  ала.    Барлык  продукциянең  90%ы  диярлек  көннең  беренче  яртысында  ук  сатылып  бетә.  Бүгенге  көннән Дементьев мәйданчыгында  да  чатыр  ярминкәсе  эшли  башлады». 

Гомумән  алганда,  Татарстан  Республикасы  башкаласына    2908,9 тонна сөт  продукциясе,  1081 тонна  икмәк  һәм кондитер әйберләре,    2580,6 тонна  башка  товарлар   китерелгән  иде.

Һәр мәйданчыкта     шикәр,  шикәр  комы,  он,  үлчәүле  сөт,      ит,  шулай  ук  «Майский» теплица   комбинаты”  ҖЧҖ   яшелчәләре, «Татпотребсоюз» продукциясе   бик  күп сатылды. 

Ярминкәләрдә  итнең  килосын  - 300 сумнан,  дуңгыз  итен 250 сумнан,  үлчәүле  сөтне  литрын 30 сумнан  сатып  алырга  мөмкин иде.    

Ярминкәләргә   613 автомашинада  45,2 млн. сумлык  продукция  китерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International