Бүген Татарстан Республикасы делегациясе ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов җитәкчелегендә Чувашия Республикасында булды. Делегация составында ТР муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров һәм муниципаль район башлыклары бар иде.
Татарстан кунакларын Чувашия Республикасы авыл хуҗалыгы министры урынбасары Эдуард Александров, Батыр районы башлыгы Николай Глухов, Шыгырдан авыл җирлеге башлыгы Рәшит Купкенов каршы алды.
Шыгырдан авылы белән танышу «Өч сәхабә» исемен йөрткән узәк Җәмигъ мәчетеннән башланды.
Аннан соң делегация Бикчуриннарның гаилә фермасында булды. Әлеге гаилә мөгезле эре терлек үрчетү, яшелчә һәм бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнә. Фермерлык кәсебенә алар узган елның көзендә генә керешкән. Бүгенге көндә хуҗалыкта Оренбург өлкәсеннән кайтарылган 67 баш үгез бар. «Бүген фермерлыкны җәелдерү өчен барлык шартлар да тудырылган, дәүләт тә ярдәм итә, үзебезнең техникабыз һәм җиребез бар», - ди Бикчуриннар.
Тимербулатовлар гаиләсе дә шул ук фикердә. Алар 9 баш мөгезле әре терлек асрый. Кул асында 30 гектар җирләре һәм кирәкле техника бар. Әлеге кәсепкә гаиләнең барлык әгъзасы җәлеп ителгән.
Эшмәкәр Марат Шәрәфетдинов авылдашларын сортлы орлыклар, ашлама белән тәэмин итә. Аның җитештерү базасына ангар, офис, техника, автотранспорт керә. Әйтергә кирәк, Батыр районында мондый юнәлеш буенча тагын 5 хуҗалык эшли.
Шулай ук кунакларны Фәрит Чабатов хуҗалыгы белән дә таныштырдылар. Фермер төрле юнәлештә эш алып бара, 423 гектарда бөртеклеләр, яшелчә, бәрәңге игә, терлекчелек белән шөгыльләнә. Сугым цехын да ачкан. Үзенә күрә кечкенә бер завод бу. Ит һәм үпкә-бавырлар туры Мәскәүгә китә, сорау зур, диләр.
Минрәис Хамбиков исә район халкын гына түгел, республиканың башка төбәкләрен дә төзү материаллары белән тәэмин итә. Бүген аның кул астында 4 кеше эшли.
Марат Әхмәтов әйтүенчә, Шыгырдан авылы – бик күпләр өчен үрнәк. «Халыкның үз туган ягында төпләнеп калып, гаилә коруы, шунда хезмәт куюы, авыл хуҗалыгын күтәрүе, төрле юнәлештә кәсеп итүе - бик күпне сөйли. Районда яңа йортлар, мәктәп, балалар бакчасы һ.б. төзелә. Яңа эш урыннары барлыкка килә, кече һәм урта бизнесы үстерү өчен барлык шартлар да тудырылган».
Батыр районы башлыгы Николай Глухов белдерүенчә, узган ел районда авыл хуҗалыгы предприятиеләренә - 82,5 млн. сум, КФХ - 34 млн.сумга якын, кулланучы кооперативларына 15 млн. сум күләмендә кредит бирелгән. 54% ны тәшкил иткән шәхси хуҗалыклар 1 млрд. сумнан артык кредиттан файдаланган. Узган ел хуҗалыкларда барлыгы 6 мең тонна ит, 34 мең тоннага якын сөт җитештерелгән. Районда 164 кече оешма эшли. Аларда 4 меңгә якын кеше хезмәт куя.