Татарстанның Сарман районы игенчеләре язгы кыр эшләренә старт бирде

2012 елның 5 апреле, пәнҗешәмбе

Бүген Сарман районы «Җәлил» агрофирмасының «Карамалы» һәм «Туган як» агрофирмысының «Саклаубаш» хуҗалыгы язгы кыр эшләренә тотынды. Аграрийлар күпьеллык үләннәрне тукландыруга кереште. Әлеге эштә барлыгы 3 агрегат җәлеп ителгән. Якын көннәрдә тагын «Сарман» һәм «Нуркеево» агрофирмалары да кырга чыгачак.

Быел сарманлылар күпьеллык үләннәр тукландыруны 5 мең гектар мәйданда башкарачак. Белгечләр сүзләренә караганда, кыш Сарман районы өчен аз карлы булган. Апрель башына раойн территориясең күп өлеше кардан арчылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International