Татарстанда балык үрчетелә торган сулыклар су белән тула башлады

2012 елның 4 апреле, чәршәмбе

Республиканың балык хуҗалыкларында буалар су белән тула башлады. Хәзерге вакытта балыкларның кышлау чоры ахырына якынлаша.

Белгечләр белдерүенчә, кышлау вакытында балыкларның авырулары, үлемнәре күзәтелмәгән. Май башында карп, ак амурларны ачык һавадагы сулыкларга күчерәчәкләр.

Әйтергә кирәк, Татарстанда товар балыгын үрчетү махсус балык хуҗалыкларында, шулай ук аерым билгеләнгән буаларда башкарыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International