АПК җитәкчеләрен һәм белгечләрен «Бережливое производство» программасы буенча укыталар

2012 елның 3 апреле, сишәмбе

2012 нче елның 2 нче апрелендә Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты базасында ТР агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре өчен «Бережливое производство» программасы буенча курслар башланды.

Дәресләрдә авыл хуҗалыгы белгечәре сакчыл җитештерүнең теориясе һәм практикасы белән танышачак. Шулай ук уку дәвамында игенчелек һәм терлекчелектә җитештерүне нәтиҗәле итеп оештыру ысулларын да каралачак. Куслар 7 нче апрельгә кадәр дәвам итәчәк.

Дәресләрне Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты укытучылары, министрлыкның әйдәп баручы белгечләре, Украинадан, Краснодар краеннан килгән консультантлар алып барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International