Әтнә районында һәр сыердан 18 кг сөт савалар

2012 елның 2 апреле, дүшәмбе

2012 нче елның 2 нче апреленә алынган мәгълүматлар буенча, республикада узган тәүлектә тулаем савым 3128,8 тоннаны тәшкил итә. Бу узган ел белән чагыштырганда 121,5 тоннага артык.

Республика буенча бер сыерга уртача савым 13,1 киллограмм туры килә. Әтнә районы хуҗалыклары әлеге күрсәткечне 18 киллограммга җиткерде. Саба районы терлекчеләре һәр сыердан 17,8 киллограмм сөт ала. Шулай ук Балтач (16,1 кг), Кукмара һәм Актаныш (15,8 кг) районнары әлеге юнәлеш буенча алда бара.

Уртача республика күрсәткеченә якынаю өчен Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск, Лениногорск һәм башка районнарга тырышырга кирәк. Әлеге районнарда бер сыерга уртача савым 9,7-11,5 кг туры килә.

Республика буенча иң күп сөтне Арча районы терлекчеләре җитештерә. Мәсәлән, узган тәүлектә алар 151,4 тонна сөт савып алган. Шулай ук Балтач, Кукмара районы хуҗалыкларында сөтнең гомуми күләме югары.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International