Муниципаль районнар Африка чумасын профилактикалау мәсьәләсенә карашын тамырдан үзгәртергә тиеш. Бүген Хөкүмәт йортында ТР Президенты вазифаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков рәислегендә узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов шулай дип белдерде. Язгы кыр эшләренә әзерлек һәм Африка чумасын профилактикалау киңәшмәнең көн тәртибенә кертелгән мәсьәләләрнең берсе булды.
Марат Әхмәтов ассызыклавынча, әлегә Россиядә Африка чумасы белән бәйле вазгыять кискен кала. Ел башыннан ил төбәкләрендә тагын шундый 12 очрак теркәлгән (узган ел алтмышлап очрак иде). Министр шул шартларда афәтнең көннән-көн республика чикләренә якыная баруын кисәтә. “Татарстан терлекчелек, шул исәптән, дуңгызчылык үскән төбәк. Әлегә кадәр республикада дуңгыз асралучы 270 хуҗалыкның бары 99 ы гына ябык режимда эшли. 52 мең баштан артык дуңгыз асралган 108 хуҗалыкта исә бөтенләй бернинди саклык чаралары күрелми”, - дип белдерде министр. Аның искәртүенчә, югыйсә җаваплы затлар Африка чумасын профилактикалау буенча ветеринариягә каралган законнарны белә. Муниципалитетларда бу проблема буенча штаб җитәкчеләре итеп билгеләнгән Башкарма комитет җитәкчеләре профилактика таләпләре үтәлешенә тиешле игътибар бирми. Шул рәвешле, терлекчелек тармагына куркыныч янавын дәвам итә. “Африка чумасын профилактикалауга мөнәсәбәтне үзгәртергә кирәк. 1 апрельдән башлап моңа карата таләпләрне тагын да катгыйландырачакбыз. Хокук бозуларга юл куйган өчен, эш административ, хәтта җинаять эше кузгатуга кадәр барып җитәргә мөмкин”, - дип муниципалитетларны кисәтте Марат Әхмәтов.
«Татар-информ» МА