Бүген ТР Министрлар Кабинетында ТР Президенты вазыйфаларын башкаручы – ТР Премьер-министры Илдар Халиков җитәкчелегендә видеоконференция режимында республика киңәшмәсе узды.
Язгы кыр эшләренә әзерлек турында ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов чыгыш ясады.
«Быел республикада язгы чәчү эшләре 2 млн 800 мең гектар мәйданда алып барылачак. Көзге уҗым 620 мең гектарда чәчелгән, әлеге мәйданның яртысыннан артыгын бодай уҗымы тәшкил итә.Уҗымнар гомумән алганда яхшы сакланган. Ләкин кар аз яткан урыннарда кышкы салкыннар 100 мең гектар мәйданга зыян салган. Кырларда кар эрегәч, зыян салынган уҗымнарның төгәл мәйданы билгеле булачак. Хәзерге вакытта Татарстанда җитештерелми торган шикәр чөгендере, кукуруз орлыклары кертү алып барыла. Алар коронтин контроле үтәчәк», - дип хәбәр итте министр.
«Быел минераль ашламалар белән эшләр катлаулырак. Моны истә тотып минераль ашламалар өчен Татарстан бюджетыннан 2,3 млрд. сум акча бүленде. Әлеге акчалар гектарына 10 кг күләмендә минераль ашламалар алган хуҗалыкларга субсидия рәвешендә бирелә», - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Гомумән алганда республикада авыл хуҗалыгы техникасы язгы кыр эшәренә әзер, әмма берничә районда ремонт эшләре дәвам итә.