2012 нче елның 28 нче мартында Воронеж шәһәрендә РФ Премьер-министры Владимир Путин рәислегендә язгы кыр эшләренә әзерлек буенча киңәшмә узды.
Чарада РФ Премьер-министрының беренче урынбасары Виктор Зубков, РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник, министрлык, ведомство җитәкчеләре һ.б. катнашты.
Киңәшмәдә авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен ягулык майлау материаллары, минераль ашламалар, орлыклар, техника һәм финанс ресурслар белән тәэмин итү мәсьәләләренә тукталдылар.
РФ хөкүмәте башлыгы хәбәр итүенчә, Россиядә 2012 нче елда чәчү җирләре бераз артачак, яз соңарып килгән очракта, чәчүне кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга туры киләчәк.
«Узган ел хөкүмәт карары нигезендә 50 процент ташлама белән хуҗалыкларга 30 мең яңа комбайн, трактор һәм башка техника кайтарылды. Киләчәктә дә бу юнәлеш буенча эшне алып барырбыз», - дип әйтте Владимир Путин.
РФ Премьер-министры белдерүченчә, язгы кыр эшләре өчен ягулык майлау материалларының күпләп алу бәясенә 30 процентлы ташлама ясалачак. Ташламалы ягулыкның күләме узган ел белән чагыштырганда 15 процентка артыграк каралган.
Шулай ук Владимир Путин Виктор Зубковка 2010 нчы елда корылыктан зыян күргән Идел буе һәм башка регионнарга өстәмә ярдәм итү чараларын булдыру мәсьәләсен йөкләде.