Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында игенчелектә биологик препаратларны куллану турында фикер алыштылар

2012 елның 29 марты, пәнҗешәмбе

2012 нче елның 28 нче март көнне Татар агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында «Татарстан Республикасы үсемлекчелегендә һәм терлек азыгы әзерләүдә бактериаль препаратлар куллану» дип аталган семинар узды.

Чарага Бөтенроссия авыл хуҗалыгы җитештерү фәнни-тикшерү институты галимнәре, игенчелек буенча консультантлар, агрономнар һ.б. чакырулы иде.

Бүгенге көндә игенчлектә биологик препаратларны куллану бик актуаль булып тора. Беренчедән, химик пестицидларга һәм минераль ашламаларга бәяләр артканда, алар ярдәмендә җитештереләсе продукциянең үзбәясен каплап булачак. Икенчедән, җирне пестицид белән ашлау кимиячәк. Шулай ук җирне биологик препаратлар белән ашлау чиста продукция алырга, туфракны файдалы микрофлора белән баетырга ярдәм итәчәк.

Семинар ахырында каташучыларга технология оптимизациясе һәм микробиологик препаратлар хисабына сыйфатлы терлек азыгы әзерләүне тәкъдим иттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International