24 мартта Теләче районында терлекләрне үрчетү һәм саклау буенча зона семинар–киңәшмәсе булды.
Анда авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек идарәләренең терлекчелек буенча консультантлары, баш дәүләт ветеринария инспекторлары, селекция–нәсел хезмәте җитәкчеләре, хуҗалыкларның ветеринария табиблары, терлекләрне үрчетү буенча технологлар, ферма мөдирләре катнашты.
Семинарны ТР Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе Булат Камалов ачты. Ул үзенең чыгышында соңгы елларда республикада бозау алуның нык кимүе аеруча борчылу тудыра, дип ассызыклап үтте. Туган бозауларның сакланышы начар. Бер районның бер хуҗалыгында узган ел 340 бозау туган, шуның 290ы үлгән.
ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгының терлекчелек тармагын үстерү бүлеге җитәкчесе Сергей Чурин быел ике айдагы эшләргә йомгак ясады. Ул да үрчем алу һәм аны саклауның мөһимлегенә тукталды. 1999 елда республика буенча 309,3 мең бозау алынган булса, 2011 елда ул 269,7 меңгә калган. Сыерларның капланмый йөрү срогы арткан. Бозауны күбрәк алу, аларның сакланышын яхшырту өчен фермаларда тәртипне яхшыртырга, мул итеп яхшы сыйфатлы азык ашатырга, рационга микро–һәм макроэлементлар өстәргә кирәк. Билгеле, боларны тормышка ашыру өчен әйбәт белгечләр, терлекчеләр булуы шарт. Республикада бу яктан һәркайда кытлык дип сөйләделәр. Белгечләр җитмәгән районнар экранда да күрсәтелде. Безнең районда да зоотехник та, ветеринария табибы да булмаган “Союз–агро” ширкәте бар. Мондый хуҗалыкларның киләчәге юк, дип әйттеләр семинарда.
Табигатьтә һәр нәрсә исәпләнгән, көйләнгән. Яңа туган бозау организмы авыруларга каршы торырлык хәлдә булмый. Ул тугач та ярты сәгать — бер сәгать эчендә угыз эчәргә тиеш. Бу могҗизага тиң азык составында саклану системасын барлыкка китерүче матдәләр тупланган, анда аминокислоталар, май, аксым, коры матдә һ.б. бар.
Хуҗалыкларда бозаулату бүлекләре яңа туган бозау әнисен имә, әнисе бозавын ялый алсын өчен кирәк. Бәйдә килеш сыер бозаулату иң булмаган кешеләр эше инде. Бозау транспортерга төшә, тирескә чума, иртәнгә кадәр ятса шунда үлә дә. Исән калса да аңа кем угыз эчертә, эчертсәң дә инде файдасы тими, бозауга инде чир эләккән була.
Семинар–киңәшмәдә чыгыш ясаучылар фермаларда “угыз базасы” булдыруның мөһимлегенә тукталдылар. Сыерларда җилен ялкынсынуы (мастит) авыруы киң таралган. Андый сыерның угызы тулы кыйммәтле булмый. Шуңа күрә сәламәт сыерларның угызын савып, суыткычларда саклыйлар. Бозау тугач, угызны, 37 градуска кадәр җылытып, 1,5–2 литр исәбеннән эчерәләр.
Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгы быел 300 мең бозау алу бурычын куйды. Моңа ирешү максатында чаралар да күрелә. Һәр квартал нәтиҗәләре буенча бер бозауга 300 сум исәбеннән субсидия биреләчәк. Әлеге сумманың бер өлеше ясалма орлыкландыру технологларының хезмәт хакларына өстәп түләүгә тотылачак. Әлеге һөнәр ияләренә түләүне кызганмагыз, терлекчелекнең киләчәге шулар кулында бит, дип ничә еллар үгетләп килеп тә аңлата алмагач, министрлык әнә шундый адымга барырга мәҗбүр булды. Кайбер хуҗалыкларда хезмәт хакын кызганып кына калмыйлар, ә бозау үлгән өчен дип болай да аз акчаларын тотып та калалар икән. Монысы инде бернинди кысаларга да сыймый.
Теләчедә безне үз көче белән яшәп ятучы “Игенче” хуҗалыгы фермаларына алып бардылар. Бүген инде продукцияне арзанга җитештерүчеләрнең өстенлеге бәхәссез, банкларга бурычларга батмаган хуҗалыклар авырлыкларны җиңелрәк кичерә. “Игенче” хуҗалыгында 300 тананы ике кеше карый. Нәсел эше белән чын–чынлап шөгыльләнәләр, үзләрендәге иң яхшы сыерлардан туган тана бозауларны, әйбәтләп тәрбияләп, сыер итәләр. Шундый “әни” сыер өч “кызы” белән янәшә торалар, һәркайсының мәгълүматлары язып куелган, елга 5–6 мең килограмм сөт бирәләр. Уртача авырлыклары 540 килограмм!
Узган ел бу хуҗалыкта 100 сыердан 102 бозау алганнар. Әлеге саннарны күргәч, кайберәүләр елмаеп куярга да мөмкин. Әмма ясалма орлыкландыру технологы моның чыннан да шулай икәнлегенә инандырды. Бер сыерның елга ике тапкыр бозаулавын монда гадәти хәлгә саныйлар. Ничә сыерның 18–21 көннән алынуын, моның өчен нәрсәләр эшләргә кирәклеген җентекләп аңлатты ул.
Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Алексей Якимов мул сөт җитештерү өчен кирәк булган төп 7 шартны санады. Аларның кайберләренә тукталып үттек: беренчесе — генетика, икенчесе — кадрлар. Өченче урында — азык сыйфаты. Узган ел бер ел ярымлык– ике еллык азык әзерләдек дип мактанырга яратабыз. Ә сыйфатлы азык юк. Искәрмәләр бар, билгеле. Шундый ук семинар–киңәшмә Кайбыч районының “Гөбенә” агрофирмасында да узган. Кунаклар ямь–яшел, чәчәге дә коелмаган клевердан салынган сенажны күреп шаккаткан. Әле генә урып алынган кебек, ди. Төнлә урып туратмый салган булганнар. Бу хуҗалыкта сыер савучыларның уртача хезмәт хакы — 20 мең сум.
Ильяс ФӘТТАХОВ