Марат Әхмәтов РФ авыл хуҗалыгы министрлыгы коллегиясенең киңәйтелгән утырышында катнашты

2012 елның 28 марты, чәршәмбе

2012 нче елның 27 нче мартында РФ авыл хуҗалыгы министры Елена Скрынник Министрлык коллегиясенең киңәйтелгән утырышында тармак үсешенең 3 еллык йомгаклары белән таныштырды.

Утырышта 2011 нче елгы авыл хуҗалыгы үсеше Дәүләт программасы һәм авыл хуҗылыгы продукция базарының үтәлеше хакында сүз барды. Шулай ук чара барышында 2020 нче елга кадәр авыл хуҗалыгы үсеше һәм Россиянең Бөтендөнья сәүдә оешмасына керү шартларында тармакка күрсәтеләчәк төп ярдәмнәргә тукталдылар.

Елена Скрынник белдерүенчә, соңгы 3 елда авыл хуҗалыгы җитештерүенең үсешен тәэмин итү, экспортны үстерү, авыл җирлегенең социаль ягын яхшырту буенча тармакта җитди үзгәрешләр булган.

Министрның чыгышы белән биредә танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International