2012 нче елның 27 нче мартында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында язгы чәчү эшләренә багышланган конференция узды. Журналистлар алдында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов чыгыш ясады.
Быел республикада язгы чәчү эшләрен 2 млн 900 мең гектар мәйданда алып барырга кирәк булачак. Шуның 1 млн 623 мең гектарга якыны бөртекле һәм бөртекле кузаклы культуралар булыр дип ниятләнә. Илдус Габдрахманов сабан культураларын чәчү структурасында кайбер үзгәрешләр булачагын да искәртте, азык культуралары мәйданнарының беркадәр киметеләчәген хәбәр итте. «Пар җирләренең өлешен, киресенчә, 15 процентка кадәр арттыру ниятләнә. Техник культураларның мәйданы 200 мең гектардан артык булып, аның яртысыннан артыграгын рапс тәшкил итәчәк», - дип ассызыклады министр урынбасары.
Быел язгы чәчү кампаниясенә 400 мең тоннага якын орлык әзерләнгән. Аларның 90 проценты яхшы тишелешле. Аларның структурасында элиталы, репродуктив орлыкларның өлеше 90 процентка җитә.
Илдус Габдрахманов журанлистларга язгы кыр эшләренә кирәк булачак техниканың әзерлеге турында да хәбәр итте. Хәзерге вакытта Татарстанда язгы чәчүгә техниканы әзерләү төгәлләнеп килә. Бүген техниканың 90 проценттан артыгы язгы кыр эшләренә әзер. Язгы чәчү чорында 15 мең берәмлектән артык трактор, 460 берәмлек чәчү комплексы, 8 меңгә якын чәчү агрегаты җәлеп ителәчәк.
Видеоконференция белән биредә танышырга мөмкин.