2012 нче елның 31нче мартында Татарстанның Тукай районы « ФинАгро Трейд » ҖЧҖда инженер-техник сәясәт буенча министр урынбасары Тәлгат Таһирҗанов катнашында авыл хуҗалыгы техникасын язгы кыр эшләренә әзерләү буенча республика штабының күчмә утырышы узачак.
Шундый ук киңәшмәләр республиканың Арча, Алексеевск, Сарман зоналарында үтте.
Республикада барлыгы 16 мең трактор исәпләнә. Шуларның 92 проценты кырга чыгарга әзер. Язгы чәчүгә 11,5 мең трактор ремонтланган, бу планның 92 проценты үтәлгән дигән сүз.
Моннан тыш 6,9мең чәчкеч, 6,1 мең культиватор әзерләнгән, әлеге техника буенча ремонт 98 процентка башкарылган.
1 нче апрельгә исә язгы кыр эшләренә техниканы әзерләүне төгәлләргә исәплиләр