2012 нче елның 24 нче мартында “Казан” милли-мәдәни үзәгендә Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенының ачылышы узды. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Премьер-министр урынбасары – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов һәм башка рәсми затлар катнашты.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “Россиянең татар авыллары” Бөтенроссия иҗтимагый оешмасы инициативасы белән татар авыллары эшкуарларын берләштерү һәм тәҗрибә алмашу максатыннан Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены оештырылды. Чараның пленар утырышында авылдагы эшкуарлык мәсьәләләре: авыл хуҗалыгы тауар җитештерүчеләрен борчыган проблемалар, авыл хуҗалыгы продукциясен сату, шулай ук эшкуарларның туган телне, милли-мәдәни традицияләрне саклау һәм үстерүгә бәйле мәсьәләләр хакында фикер алыштылар.
“Казан” милли-мәдәни үзәгенә Россиянең 27 субъектыннан 300 дән артык, Татарстаннан 60 эшкуар җыелды.
Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучыларны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов сәламләде. Ул әлеге чарада катнашу өчен Татарстан башкаласына килүчеләргә рәхмәт белдерде, мондый чараларны үткәрүнең әһәмиятен билгеләп үтте.
“Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыены – кирәкле чара. Безнең барыбызны да татар халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау мәсьәләләре кызыксындыра”, - дип ассызыклады республика башлыгы һәм шушындый чаралар моңа ярдәм итә дип өстәде.
ТР Президенты ассызыклап үткәнчә, бүгенге көндә без нәкъ менә авылда үзебезнең гореф-гадәтләребезне, тормыш рәвешен, традицияләр, мәдәниятебезне саклый алабыз. Шунлыктан авылга бик сак мөнәсәбәттә булырга, салада эш урыннары булдырырга кирәк. Эш формасы – татар авыллары эшкуарлары җыены – бик уңышлы, дип саный ул.
Татарстан Президенты чарада катнашучыларга эшләрендә уңышлар теләде. “ТР җитәкчелеге татар авыллары эшкуарларына тиешле ярдәмне күрсәтергә тырыша”, - дип сүзен төгәлләде ул.
Залдагыларны авыл хезмәтчәннәре исеменнән Марат Әхмәтов та сәләмләде. “Тәҗрибә һәм дуслык һәракыт югары бәяләнә. Алар безнең тормышыбызны баета һәм яшәү рәвешенә иң яхшы үрнәкләрне алып килә. Татар халкы һәрвакытта да хезмәт сөючәнлеге белән аерылып торды. Җитештерү өлкәсендә дә, сәүдәгәрлектә дә үзен уңай яктан күрсәтте. Безнең балаларның да авылларыбызның данлыклы тарихын белүе мөһим”, - дип белдерде министр.
“Татарстаннан аерым делегацияләр татар халкының кайнап торган авылларында сез туплаган тәҗрибә белән танышып кайтты. Иң яхшы сыйфатларны саклавыгызны, эшмәкәрлек белән оста һәм уңышлы шөгыльләнүегезне үз күзләребез белән күрдек”, - диде Марат Әхмәтов, катнашучыларга мөрәҗәгать итеп.
Министр кыскача гына 2011 нче ел нәтиҗәләре белән таныштырды. “Республикабызның һәр дүртенче кешесе, бу, димәк, 1 миллионга якын кеше дигән сүз, авыл хуҗалыгында хезмәт куя, аларның 70 проценты татарлар. Авыл икътисадына килгәндә, узган ел безнең өчен уңышлы булды. 166 млрд. сумлык тулай продукция җитештердек. Россиядә 2 проценттан артык авыл җирлеге биләмәләренә ия булган республикабыз бүгенге көндә илебезнең 5 процент авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерә”, - дип белдерде Марат Әхмәтов.
Пленар утырыш барышында шулай ук Башкортстан Республикасы, Самара, Омски өлкәсе вәкилләре чыгыш ясады. Алар җитештерелә торган продукцияне сату мәсьәләсен күтәрде. Рөстәм Миңнеханов Казанда агросәнәгать паркы төзелүен билгеләп үтте һәм фермерларга үз продукцияләрен шунда сатарга тәкъдим итте.