Бүген Мамадышта “2012 нче елда язгы кыр эшләрен оештыруның үзенчәлекләре” темасына республика зона семинар-киңәшмәсе узды. Шәһәрнең икенче санлы лицеенда үткән чарага ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов рәислек итте.
Киңәшмә эшендә Мамадыш муниципаль районы башлыгы Анатолий Иванов, аграр министрлык белгечләре, 6 районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре башлыклары, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, агрономнар, КФХ башлыклары, “Россия авыл хуҗалыгы үзәге” нең ТР буенча белгечләре катнашты.
Шушындый ук семинарлар моңа кадәр республиканың 5 зонасында узган иде. Мамадышта үткән киңәшмәнең беренче өлеше 4 секциядә оештырылды. Аларда катнашучыларга аграр тармак галимнәре һәм белгечләр чәчүлек орлыкларының үзлеген арттыру, технологик операцияләр үткәрү, авыл хуҗалыгы машиналарын көйләү, шулай ук азык базасы булдыру һәм техник культураларның технологиясе хакында сөйләделәр.
Ә семинарның пленар өлеше “2012 нче елгы чәчү кампаниясенең бурычлары” темасына багышланды. “Бу очрашу, уку-семинарларның роле бик зур. Әмма ул теләгән кешегә. Бирегә чакырылганнар арасында да һәр әйткән сүзне язып барып, кайткач бу белемнәрне үз хуҗалыгында үрнәк тәҗрибә итеп кулланучы егетләр бик күп. Кызганычка каршы, араларында битарафлар да бар”,- дип искәртте аграр министрлык башлыгы Марат Әхмәтов.
Шушында ук ул быел авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр өметләнә алачак дәүләт ярдәмнәре белән дә таныштырды. “Игенчелек тармагын алсак, ашламалар өчен республика бюджетыннан 2 млрд. ярым сумнан артык ярдәм күрсәтәбез. Беркадәр ярдәм федераль бюджеттан да көтелә”,- ди Марат Әхмәтов. Үсемлекләрне саклау өчен дә хуҗалыклар үзләре тоткан чыгымнарны компенсацияләү ниятеннән республика һәм федераль бюджетлар өлеш чыгарачак. Ә менә беренче яртыеллыкта яңа авыл хуҗалыгы техникалары алуда дәүләт ярдәменә өметләнеп булмас, ахрысы. Моңа кадәр машиналарның ярты бәясен дәүләт үз җилкәсенә күтәрә иде. Әлеге традиция елның икенче өлешендә дәвам итәр, дип фаразлый министр.
Семинар-киңәшмә азагында “Кубань” җәмгыяте җитештергән кукуруз орлыкларыннан иң күп уңыш алучылар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр.