2012 нче елның 23 нче мартында Алабуга районында терлекчелек продукциясенең темпларын үстерү, баш санын саклау мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе узды.
Чарада район Идарәләрнең терлекчелек буенча консультантлары, ветеринар врачлар, зоотехниклар, технологлар һ.б. катнашты.
Семинарны ветеринария идарәсе башлыгы Булат Камалов ачты. Терлекчелек тармагында эшләү үзенчәлекләрен ҖЧҖ “Яшь Көч” агрофирмасы җитәкчесе Рузилә Хадиуллина. ҖЧҖ “Вятские Зори” агрофирмасының баш ветеринары Анатолий Аксаков малны үрчетү һәм саклау өлкәсендә булган тәҗрибәсе белән уртаклашты.
2012 нче елның ике аенда терлекчелектәге эш нәтиҗәләре белән терлекчелек тармагының үсеше начальнигы Сергей Чурин таныштырды. Аның билгеләүенчә, малнын санын үстерер өчен фермалардагы дисциплинаны яхшыртырга, ягъни ашатуга игътибарны арттырырга, рационга энергия бирүче азыклар, микро һәм макроэлементлар кертергә кирәк.
Чараның гамәли өлеше “Яшь көч” агрофирмасы базасында үтте. Киңәшмәдә катнашучылар сөт продукциясе җитештерүче фермада булдылар һәм анда эшләү методикасы белән таныштылар.
“Малларны кешеләрне караган кебек карарга кирәк”, - дип белдерә ветеринарлар. Катнашучыларга 5 минут вакыт эчендә тоякны дәвалап күрсәттеләр.