Терлекчелек буенча зона семинар-киңәшмәсендә катнашучыларга Кайбыч районы «Гөбенә» агрофирмасы эшчәнлеген тәкъдим иттеләр

2012 елның 22 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Кайбыч районы «Гөбенә» агрофирмасында терлекчелек продукциясенең темпларын үстерү, баш санын саклау мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте.

Чарада район Идарәләрнең терлекчелек буенча консультантлары, ветеринар врачлар, зоотехниклар, технологлар һ.б. катнашты.

Семинарның пленар өлеше Хуҗа Хәсән авылы мәдәният йортында узды. 2012 нче елның 2 ай йомгаклары белән терлекчелек тармаклары үсеше бүлеге начальнигы Сергей Чурин таныштырды. Ул игътибарны фермадагы тәртипне яхшыртуга һәм терлекчелек продукциясен арттыруга юнәлтергә чакырды. Бозауларның үрчемен арттыру һәм баш санын саклап калу өчен рационга микро һәм макроэлементларга бай азык кертергә кирәклеген әйтте.

Семинар кысаларында катнашучылар агрофирманың Хуҗа Хәсән һәм Чүти бүлекчәләрендә булды. Аерым алганда, алар биредә катнаш азык җитештерү цехы, тудыру бүлегендәге эш белән танышты.

Хәзерге көндә «Гөбенә» агрофирмасы ит һәм сөт җитештерү белән шөгыльләнә. Шулай ук ашлык һәм шикәр чөгендере үстерелә. Барлыгы 5018 баш мөгезле эре терлек, 1 мең савым сыеры, 2,4 мең дуңгыз исәпләнә. Бер сыерга тәүлеклек савым 20 литрны тәшкил итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International