Нурлат муниципаль районының аграр техникум базасында авыл хуҗалыклары җитәкчеләре, агрномнары һәм башка белгечләре өчен язгы кыр эшләренә әзерлек, игенчелектә рентабельлелеккә ирешү буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте. Анда Кама аръягы зонасына караган районнар чакырылды.
Киңәшмәнең төп өлешендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Илдус Габдрахманов, “Россельхозцентр” ФДБУсының ТР идарәсе җитәкчесе Таһир Һадиев һәм тармакка кагылышы булган башка ведомство вәкилләре катнашты. “Без бүген азрак чыгымнар тотып та мул уңышка ирешү хакында сөйләшергә җыелдык. Тик менә кайбер районнарның фермерлык ассоциацияләре рәисләренең килмәве генә кызганыч, чөнки республикада сөрү җирләренең күпчелек өлеше нәкъ аларда бит”, – дип башлады киңәшмәне Таһир Һадиев.
Аннан конкрет мисалда әлеге максатка ирешү юллары турында доклад булды. Биредә үрнәк итеп Апас районының “Ибраһимов и К” хуҗалыгы күрсәтелде. Әлеге хуҗалыкның оптимальләштерү кысаларында эш структурасын ничек дөрес итеп оештырганлыгын катнашучылар слайдлар ярдәмендә дә күзәтә алдылар. Монда минераль ашламаларга зур игътибар бирергә кирәклеге турында җитди сүз булды. Бу уңайдан фойеда төрле ашламалар ярдәмендә шыттырылган лаборатор тәҗрибәләр кунакларда зур кызыксыну уятты. “Эшлим дигәннәргә ашламалар булачак, дип билгеләп үтте бу уңайдан Илдус Харисович. Мисал өчен, быел бу максатларга узган елдан калган 430 млн сум, аннан 2012 ел бюджетында каралган 1 млрд. сумнан артык акча каралган. Әлеге максатларга өстәмә рәвештә тагы 1 млрд. сум акча бүлеп бирү турында ТР Президенты карары бар. Аның яртысы терлекчелек тармагына, калганы игенчелеккә тотылачак, дип җиткерделәр киңәшмәдә. Тик быел ашлама бирүнең яңа бер үзенчәлеге бар: хуҗалыклар, фермерлар башта үзләреннән өлеш, ягъни ашлама сатып алалар, аннан соң субсидия бирелә, әлеге субсидия дә максатчан – аны янә ашлама алырга гына тотып булачак. Һәм бу эш махсус комиссиянең кырыс контролендә була, диде министр урынбасары. Шунысы да бар, субсидиягә документлар бары тик май урталарына кадәр генә кабул ителәчәк. Аннан, биологияләштерү җәһәтеннән өстенлек, гадәттәгечә, күпьеллык үләннәргә биреләчәк. Кемдә мондый төр культураларның гектарлары тиешледән аз була, алар дәүләт субсидиясенә исәп тота алмаячак, дип катгый әйтелде. Күпьеллык үләннәр исә чәчүлек җирләренең кимендә 25 процентын биләп торырга тиеш. Ә бу күрсәткеч тулаем Кама аръягы зонасы буенча да әлегә түбән дәрәҗәдә икәнлеге дә мәгълүм булды. Баксаң, берьеллыкларның яшел массасы күпьеллыкларныкына караганда ике тапкырга диярлек кыйммәткә төшә икән.
Россельхознадзор идарәсе җитәкчесе урынбасарының да аграрийларга җиткерәсе җитди сүзе бар иде. Мисал өчен, читтән кертелгән теләсә нинди орлыклар, һичшиксез, башта гибридлылыкка тикшерү узарга тиеш. Ә бу уңайдан узган ел “авызлары пешкән” районнар булгалаган икән. “Бер районда Самара өлкәсеннән бәрәңге орлыгы алдылар, бары тик чәчкәннән соң гына, тикшерергә башлары җитте. Нәтиҗәдә орлыкта куркыныч авыру булуы беленде, бу чир исә туфракны бик нык боза”, – диде чыгыш ясаучы. Пленар өлештә шулай ук агроиминиятләштерү, минераль ашламалар алу буенча сүз булды. Соңыннан семинар төркемнәргә бүленеп аерым темалар буенча дәвам итте.
«Дуслык»