2012 елның 21 мартына алынган оператив мәгълүматлар буенча Татарстанда узган тәүлектә 3101,5 тонна сөт җитештерелгән. Бу узган ел белән чагыштырганда 41,4 тоннага артык.
Республика буенча иң күп сөтне Арча районы терлекчеләре җитештерә. Мәсәлән, узган тәүлектә алар 150,4 тонна сөт савып алган. Шулай ук Балтач, Кукмара районы хуҗалыкларында сөтнең гомуми күләме югары.
Республика буенча бер сыердан тәүлегенә уртача 12,8 кг сөт алынган. Биредә беренче баручы Саба районында савым бер сыерга 17,8 кг туры килә. Шулай ук Әтнә (17,6 кг), Балтач (15,9 кг), Кукмара (15,6 кг) районнарын да билгеләп узарга кирәк.
Шундый ук шартларда эшләгән Менделеевск, Югары Ослан, Алексеевск районнары күпкә калыша.