Республика игенчеләре язгы кыр эшләренә эзерләнә

2012 елның 21 марты, чәршәмбе

2012 нче елның 24 нче мартында Мамадыш районында язгы кыр эшләрен уздыруга багышланган семинар–киңәшмә үтәчәк.

Биредә чәчүлек җирләрен оптимизацияләү, орлык әзерләү, үсемлекләрне саклау һ.б мәсьәләләр буенча фикер алышачаклар.

Семинар-киңәшмәгә катнашу өчен агрономнар, авыл хуҗалыгы оешмалары җитәкчеләре, шулай ук район идарәсе белгечләре һәм начальниклары чакырулы.

Исегезгә төшерәбез, мондый чаралар Тәтеш, Нурлат, Бавлы, Минзәлә, Әтнә зоналарында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International