2012 нче елның 19 нчы мартында Аксубай районында терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә терлекчелек продукциясенең темпларын үстерү, баш санын саклау мәсьәләләре буенча зона семинар-киңәшмәсе үтте.
Чарада район Идарәләрнең терлекчелек буенча консультантлары, ветеринар врачлар, зоотехниклар, технологлар һ.б. катнашты.
Семинар кысаларында катнашучылар ҖЧҖ «ВАМИН-Аксу» оешмасының «Трудолюбово» бүлегендә сөтчелек комплексы эшчәнлеге белән танышты. Биредә 700 баш савым сыеры исәпләнә.
Нәҗип Хаҗипов бозауларның үрчемен арттыру һәм баш санын саклап калу өчен фермада тәртипне яхшыртырга, рационга микро һәм макроэлементларга бай азык кертергә кирәклеген әйтте. Шулай ук ветеринария белгечләрен дәвалау һәм профилактик препаратлар белән тәэмин итү зарур.
Мондый очрашулар шулай ук тагын 5 зонада узачак:
20 март - Сарман районы;
21 март- Азнакай районы;
22 март - Кайбыч районы;
23 март - Алабуга районы;
24 март – Теләче районы.