Бүген Игенчеләр сараенда хезмәт иминлеге һәм ТР агросәнәгать комплексында хезмәт законнарнының үтәлешенә багышланган пленум узды. Чара икътисад һәм аграр үзгәртеп корулар буенча министр урынбасары Николай Якушкин катнашында үтте.
Утырышта шулай ук ТР профсоюз Федерация җитәкчесе урынбасары Владимир Кондратов, Татар республика профсоюз комитеты рәисе Фәридә Гарифуллина, хезмәтне саклау бүлеге начальнигы Рәшит Шакиров һәм башка рәсми затлар катнашты.
«Кеше гомере бернинди акчалар белән үлчәнми»,- дип белдерде Николай Якушкин үз чыгышында. имгәнүләрнең сәбәбе булып урында эшнең начар оештырылуы, юл йөрү, хезмәт һәм тәртип кагыйдәләрен төгәл үтәмәү тора.
«Тиздән язгы кыр эшләре башланачак. Бу чорда һәм урып-җыю вакытында хәвеф-хәтәр күп була. Шуңа күрә барлык шартларны төгәл үтәргә кирәк. Чөнки һәр очракта - кеше гомере», - дип ассызыклады Николай Якушкин.
Хезмәтне саклау бүлеге начальнигы сүзләренә караганда, узган ел авыл хуҗалыгы җитештерүендәге имгәнүләр буенча 178 очрак теркәлгән. Соңгы 5 елда Әтнә, Ютазы, Бавлы һәм Менделеевск хуҗалыкларында үлем очраклары белән бәйле имгәнүләр күзәтелми.
Бүгенге көндә хезмәт шартларын яхшырту, хәвеф-хәтәр очрагын киметү механизмы булып эшчеләргә аттестация үткәрү тора. 2011 нче елда әлеге юнәлеш буенча Әлки, Әтнә, Балтач, Буа һәм Баулы районы хуҗалыклары актив эшләде. Барлыгы 2896 эш урынында аттестация үткәрелде.
Фәрида Гарифуллина үз чыгышында эшчеләрнең сәламәтлеген һәм хеәмәтнең иминлеген саклауда контроль буенча иҗтимагый интитутның роле зур булучын әйтте. Узган ел алар тарафыннан 52 тикшерү уздырылган. Соңгы 3 елда профсоюз комитеты 200 кагыйдә бозу очрагын теркәгән, 70 мөрәҗәгатьне караган. Нәтиҗәдә әлеге очракларның 85%ы эшчеләр файдасына чишелгән.