2012 нче елның 17 нче мартында Игенчеләр сараенда терлекчелек буенча министр урынбасары Нәҗип Хаҗипов җитәкчелегендә «Умартачылыкта заманча технологияләр һәм җиһазлар» дип аталган республика семинар-киңәшмәсе үтте.
Чарага 150 дән артык профессиональ умартачы, ТР районнарыннан әлеге төр шөгыльне үз итүчеләр килгән иде. Аерым алганда, очрашуда төрле климат шартларына яраклы пенополистиролдан ясалган оялар тәкъдим ителде.
Катнашучылар алдында Санкт-Петербург дәүләт аграр университеты профессоры Николай Смирнов чыгыш ясады. Ул бал кортларын «АпиРусс» ояларында тоту технологиясе белән таныштырды.
Семинар-киңәшмә барышында шулай ук умартачылык хуҗалыкларын иминиятләштерү һәм кредитлаштыру мәсьәләләре дә каралды.