Язгы кыр эшләренә санаулы вакыт калып бара. Быел 1 миллион чамасы гектарда бөртекле һәм кузаклы культуралар игәргә планлаштыралар. Әлеге мәйданнарга чәчү өчен 370 мең тонна чамасы орлык кирәк, диләр.
Мәгълүматларга күз салсак, 395 мең тонна орлыклык чимал әзерләнгән инде. Күпчелек җирлекләрдә орлык тикшерелгән, сыйфатлы. Шулай да Тәтеш, Яңа Чишмә, Менделеевск, Нурлат районнары хуҗалыкларының кайберләрендә орлыкның сыйфаты әле дә ачыкланмаган килеш. Яңа Чишмә, Кукмара, Буа, Алексеевск, Лаеш, Бөгелмә, Теләче, Саба, Баулы, Нурлат районнарында орлыклык чималны әзерләүгә алдан ук хәстәренә керешкән булсалар, Мөслим, Питрәч, Кайбыч районнарында бары тик 85-96 процент кына чәчүлек чимал әзер.
"Россельхознадзор" идарәсе белдергәнчә, республикадагы тикшерелгән орлыкның 97 проценты стандартларга туры килә. Шулай да Бөгелмә, Әлмәт, Түбән Кама, Яңа Чишмә, Минзәлә, Чүпрәле районнарында 550 тоннадан алып 1100 тоннага кадәр зәгыйфьләнгән, чүпле бөртекләр бар икән.
Идарәнең орлык тикшерү бүлеге хуҗалыкларда даими булып, аларның дөрес сакланышын тикшереп тора. Кызганыч, кыш айларында булган тикшерүләр барышында орлык чималының тиешле югарылыкта сакланылмавы ачыкланган. Орлык саклана торган склад түшәмнәреннән, стеналарыннан кар, яңгыр үтеп, чималны юешли, диләр белгечләр. Мондый хәлләр Алексеевск районыннан шәхси эшмәкәр "Камалов", Актанышның "Чишмә" хуҗалыгы, Мамадышның "Берсутский" агрофирмаларында күзәтелгән.
Документлары булмаган, мәгълүматлары ачыкланмаган орлыклар белән дә очрашырга туры килә, ди "Россельхознадзор" белгечләре.
Лилия Нурмөхәммәтова