2012 нче елның 15 нче мартында республиканың Чистай районында авыл җирлеге башлыклары һәм фермерлар катнашында киңәшмә узды. Биредә югары технологияле гаилә фермалары төзү мәсьәләсе хакында фикер алыштылар. Әлеге максатларда 2012 нче елда фермерларга район бюджетыннан республика программасы буенча 10 миллион сум акча бүлеп биреләчәк. Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов билгеләп үткәнчә, хәзерге вакытта гаилә фермалары төзүгә 8 кандидат сайлап алынган.
Киңәшмә барышында республиканың башка районнарында әлеге прогрмманың үтәлеше турында слайдлар күрсәтелде. Ахырдан программа буенча төрле сорауларга җавап бирелде.
Исегезгә төшерәбез, быелның мартында Чистай районында аграр бизнес-проектларында катнашучылар өчен мәгълүмати-консультация үзәге ачылды, Анда үз эшен яңа гына башлап җибәргән авыл эшкуарлары бизнес өлкәсендәге теләсә кайсы сорауга җавап ала алачак.