Республиканың азык-төлек сәнәгате предприятиеләре продукциясенең күргәзмә-дегустациясе үтте

2012 елның 15 марты, пәнҗешәмбе

Бүген «Зельгрос» ҖЧҖ сәүдә комплкесында Татарстанның әйдәп баручы азык-төлек сәнәгате предприятиеләре продукциясенең күргәзмә- дегустациясе узды. Тәкъдим ителгән товар төрлелеге белән ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының эшкәртү сәнәгате һәм азык-төлек базарын көйләү мәсьәләләре буенча урынбасары Шәүкәт Сөнгатов танышты.

Журналистлар белән әңгәмәсендә Шәүкәт Сөнгатов соңгы елларда республика товар җитештерүчеләренең конкурентлыкка чыдам булуларын әйтте. «Чит ил компанияләре иң беренче чиратта әйбернең сыйфаты белән кызыксына. Бүген берничә эре сәүдә челтәрендә безнең продукцияне алып була», - дип хәбәр итте министр урынбасары. Шулай ук ул күргәзмәдә Татарстан җитештерүчеләрен башка регионнардан аерып торучы хәләл ризыклар тәкъдим ителүен дә белдерде.

Бирегә үз продукциясен республиканың 20дән артык оешмасы алып килгән. Аерым алганда, Татпотребсоюз оешмалары, «ВАМИН Татарстан» ААҖ, «Ак Барс» холдинг компаниясе ААҖ, «Сервис-Агро» ҖЧҖ, «Марс» КФХ, «Рамай»ААҖ һ.б.

Күргәзмәдә икмәк-күмәч, кондитер, сөт продукциясе, ит, казылык, төрледән-төрле ярмалар, йомырка, шикәр комы, ашлык һәм башкалар тәкъдим ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International