Бүген ТРның Түбән Кама районында республика җитәкчелеге, Түбән Кама муниципаль районы һәм фермерлар арасында гаилә фермалары оештыру буенча хезмәттәшлек турында өч яклы килешү төзелде. Документка үз имзаларын ТР Премьер-министр урынбасары -ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов, Түбән Кама районы башлыгы – шәһәр мэры Айдар Метшин һәм 20 эшмәкәр куйды.
«Әлеге килешү авыл тормышын саклап калуга юнәлгән. Без сезнең тәҗрибәне республика буенча кулланачакбыз», - дип белдерде министр.
Районда агымдагы елда терлекчелек фермалары төзү программасына старт бирелде. Якын арада берничә авыл җирлегендә югары технологияле 20 ферма төзи башлаячаклар. Әлеге максатны тормашка ашыру өчен җирле бюджеттан 12 млн. сум акча бүленгән.
Марат Әхмәтов район фермерларына, актив эшчәнлек алып баручы һәркемгә төрле яклап ярдәм булачагын әйтте.
Авыл хуҗылыгы үсеше турында Түбән Кама районы башлыгы Айдар Метшин да сөйләде. «Бездә авылда эшләргә теләк белдергән кешеләр күп. Без аларга эшләрен башларга, аны алып барырга ярдәм итәчәкбез. Түбән Камада бүген авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә барлык шартлар да тудырылган», - диде район башлыгы.
Хәзерге көндә Түбән Камада терлекчелек, сөтчелек, умартачылык юнәлешләре буенча 25 гаилә фермасы эшли. Әлеге төр бизнеска кызыксыну арта. Районда бүген 31 яшь фермер исәпләнә.